90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кичә Уфада Тинчурин театры гастрольләре тәмамланды

Кичә, 27 нче октябрь, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Уфа каласындагы гастрольләре тәмамланды. Гастролебезнең соңгы көнендә Тинчурин театры Уфа тамашачысына “Гомер буе сине көтәм” спектаклен тәкъдим итте.

Уфа тамашачысына быел Тинчурин театры өч спектакль: Исламия Мәхмүтованың “Син бит минем бергенәм”, Туфан Миңнуллинның “Алай түгел, болай ул”, Илһам Галинең “Гомер буе сине көтәм” спектаклен күрсәтте.
Уфа тамашачысына җылы кабул итүләре һәм алкышлар өчен зур рәхмәт.