90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кем ул Мөдәррис Әгъләмов?

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөдәррис Әгъләмов (Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләметдинов) 1946 елның 13 октябрендә Татарстанның Зәй районы Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылында туа. 1965 елда Түбән Биш авылының урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ике ел Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1968-1973 елларда Тукай районының Яңа Гәрдәле урта мәктәбендә тарих укытучысы, аннары Чаллы шәһәрендәге Халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли. 1974 елдан Казанда яши һәм язучы-профессионал сыйфатында әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.
М.Әгъләмовның беренче шигырьләре 1956 елда Татарстан һәм Башкортстан пионер газеталарында һәм журналларында басылып чыга. Ә 1968 елда «Казан утлары»нда басылган «Еракка китеп кара» исемле шигырьләр циклы әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уятып, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким кебек олы әдипләрнең мактавына лаек була. 1970 елда «Кыңгырау» исемле мөсәкыйль китабы дөнья күрә.
М.Әгъләмов татар шигъриятен үзенчәлекле иҗат мирасы белән баеткан, меңъеллык классик поэзиябездә, Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Кандалый, Акмулла, Тукай, Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Бабич, Такташлар, якынрак заманның Х.Туфан, С.Хәким һ.б. шагыйрьләр иҗатында күп төрле, чачаклы шигъри формаларда, юнәлешләрдә гәүдәләнеш тапкан сүз сәнгатебезне алга таба үстерүче, аның милли рухлы традицияләрен дәвам иттерүче шагыйрьләрнең берсе булып таныла.
1992 елда «Киләчәккә кайту», «Мин әйттем» китаплары өчен 1992 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
2006 елда аңа «Татарстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә.
Ул 2006 елның 26 ноябрендә вафат була.