90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Кара пулат” операсы “Алтын Трезини” халыкара премиясенә номинацияләнде

Эльмир Низамовның К. Тинчурин театрында куелган “Кара пулат” операсы халыкара архитектура премиясе номинанты булды. Опера “Театр декорациясенең иң яхшы гамәлгә ашырылган проекты” номинациясендә җиңүгә дәгъва итә. Конкурс нәтиҗәләрен игълан итү 15 ноябрьдә Санкт-Петербургта узачак.

«Алтын Трезини» халыкара архитектура-дизайн премиясе 2018 елда   чыгышы белән швейцарияле  булган рус төзүчесе Доменико Трезини (1670-1734)  хөрмәтенә булдырыла. Ул Петербургның беренче архитекторы, Петропавлов соборы, Унике коллегия бинасын һәм Петр заманында булдырылган сокландыргыч барокко үрнәкләрен төзүче оста. Премия Бөтендөнья  петербурглылар клубы тарафыннан бирелә. Премиянең рәисе – Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский.

Премиянең төп бүләге — Доменико Трезининың алтын кушып ясалган сыны.

«Алтын Трезини» премиясенең үзенчәлеге шунда ки, аның экспертлары музей фондына кертү өчен сәнгати яктан  кыйммәте югары булган яңа архитектур, реставрацион, дизайнер һәм сценографик проектларны сайлап ала.
«Алтын Трезини» премиясенең Халыкара берләшмәсенә һәм жюри  составына 34 илдән 230 дан артык эксперт керә.

Премияне оештыручылар сүзенә караганда, бүгенге көндә «Алтын Трезини» дөньякүләм дәрәҗәдә, Доменико Трезининың сыны архитектура өлкәсендәге «Оскар» дияргә мөмкин, аңа ия булу өчен төрле илләрдән катнашучылар теләк белдерә.

Хәзерге вакытта халык мәхәббәте призы өчен тавыш бирү бара. Шушы сылтама аша кереп тавыш бирергә мөмкин:

https://www.goldtrezzini.ru/nominees/chyornaya-palata/

Тинчурин театры матбугат үзәге

“Кара пулат” операсы “Алтын Трезини” халыкара премиясенә номинацияләнде “Кара пулат” операсы “Алтын Трезини” халыкара премиясенә номинацияләнде “Кара пулат” операсы “Алтын Трезини” халыкара премиясенә номинацияләнде
“Кара пулат” операсы “Алтын Трезини” халыкара премиясенә номинацияләнде “Кара пулат” операсы “Алтын Трезини” халыкара премиясенә номинацияләнде “Кара пулат” операсы “Алтын Трезини” халыкара премиясенә номинацияләнде