90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кайгы уртаклашу

30 октябрьдә 85 яшендә Г.Камал театры актеры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Наил-Николай Иванович Дунаев вафат булды.

К.Тинчурин театры коллективы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Наил Дунаевның вафаты – татар театр сәнгате өчен зур югалту, дип белдерде Кәрим Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов.

Наил Дунаевны соңгы юлга озату 1 ноябрь, 10:00 сәгатьтә Г.Камал театры бинасында узачак.

Дунаев Николай Иванович (Наил Дунай) 1937 елның 3 маенда Татарстанның Зәй районы Әхмәт авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Төрле планда төп рольләр башкаручы киң диапазонлы танылган артист. Күп кенә сәхнә образларыннан аның иҗади йөзенә хас булган ягымлы зыялылык бөркелә, берүк вакытта алар көчле кичерешләр һәм хисләргә тулы эчке киеренкелек, ышандыру көче белән сугарылган. Актерлык хезмәте белән бергә театр өчен пьесалар тәрҗемә итә. Казан мәдәният һәм сәнгать университетында актерлык осталыгы буенча укыта.