90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кайгы уртаклашу

Бүген, 13 нче декабрь, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Хафизов Айдар Садри улы вафат. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы Айдар Садри улының якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Сезгә көч һәм сабырлык телибез. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмах түрләрендә булсын.