90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кайгы уртаклашу

7 нче июль, Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе Гыйбатдинов Фәрит Абдулла улы вафат булды. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы Фәрит Абдулла улының якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Сезгә көч һәм сабырлык телибез.

Чувашия Республикасында яшәүче милләттәшләребез белән һәрчак тыгыз һәм дустанә мөнәсәбәттә булуыбызда, һәр очрашуыбызның җылы һәм истәлекле узуында Фәрит Абдулла улының ярдәме чиксез зур иде!
Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмах түрләрендә булсын.