90 СЕЗОН

Яңалыклар

Казан укучылары Тукай көненә “Сөй гомерне” спектаклен карады

Тинчурин театры Габдулла Тукайның туган көненә “Сөй гомерне” спектаклен күрсәтте. Әлеге шигъри тамаша Тукай иҗатына багышланган.

Спектакльне Казан мәктәбе укучылары карады. Мәктәп укытучылары сүзләренчә, “Сөй гомерне” спектакле Тукай иҗатын өйрәнүгә, укучылар арасында татар мәдәниятенә, теленә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә.

Бу спектакль халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның 1907 елдан алып 1913 елларда иҗат ителгән, халык күңелендә сакланган, мәктәп дәреслекләрендә урын алган үлемсез шигырьләре һәм «Исемдә калганнар» (1909) истәлек язмаларына нигезләнеп сәхнәләштерелгән.

Спектакльдә шагыйрьнең күңел җылысы белән сугарылган шигырьләренә язылган җырлар да кертелүе – Тукай шәхесен тулырак аңларга ярдәм итә.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Казан укучылары Тукай көненә “Сөй гомерне” спектаклен карады Казан укучылары Тукай көненә “Сөй гомерне” спектаклен карады Казан укучылары Тукай көненә “Сөй гомерне” спектаклен карады Казан укучылары Тукай көненә “Сөй гомерне” спектаклен карады