90 СЕЗОН

Яңалыклар

Казан драматургы Динә Сафинаның «Мөгаллимә» пьесасы «Любимовка» фестивале номинанты

Казан драматургы Динә Сафинаның «Мөгаллимә» пьесасы «Любимовка» бәйсез халыкара фестиваленең бүләкләүгә кандидатлар исемлегенә кергән.

«Мөгаллимә» пьесасының бер өлешен июнь ахырында Тинчурин театрында тәкъдим ителгән «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсында күреп булды. Әлеге опера татар театры тарихында беренче феминистик лаборатория булган «Умай»ның эшчәнлек нәтиҗәсе.

Быел конкурска барлыгы 564 текст бирелде, уналтысы сайлап алынды. Пьесалар «Любимовка» сайтындагы «Китапханә» бүлегенә урнаштырылган.

XIX-XX гасырларда татар мәктәпләрендәге хатын-кыз укытучыларны «мөгаллимә» дип атаганнар. «Мөгаллимә» пьесасындагы образларның прототиплары — язучы һәм укытучы Маһруй Мозаффария (1873-1945), мәгърифәтче Мөхлисә Буби (1869-1937) һәм Ләбибә Хөсәения (1880-1920), укытучылар Кояш Җабраилова, Зәйнәб Әмирханова, Ханисә Габитова, Зөһрә Бурнашева.