90 СЕЗОН

Яңалыклар

Казан гимназиясе укучылары «Былтыр маҗаралары» премьерасының беренче тамашачылары булды

31 майда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан җәйге премьера – «Былтыр маҗаралары» интерактив спектаклен (6+) тәкъдим итте. Авторы – Илфак Хафизов, режиссеры – Зөлфәт Закиров.

Театр бу тамашаны балалар сәламәтләндерү лагерьлары өчен әзерләде. Казанның Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе аның беренче тамашачылары булды.

Премьера кысаларында Казан шәһәре Х.А.Якупов исемендәге 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларын бүләкләдек. Исегезгә төшерәбез, 26 апрельдә театрыбызда Тукай иҗатына багышланган күргәзмә ачылган иде. Эспозиция өчен картиналарны нәкъ менә әлеге мәктәп укучылары ясады. Проект Татарстан Мәдәният министрлыгының «Балаларга — балалар» проекты кысаларында тормышка ашырылды.

Казан гимназиясе укучылары «Былтыр маҗаралары» премьерасының беренче тамашачылары булды Казан гимназиясе укучылары «Былтыр маҗаралары» премьерасының беренче тамашачылары булды Казан гимназиясе укучылары «Былтыр маҗаралары» премьерасының беренче тамашачылары булды