90 СЕЗОН

Яңалыклар

И туган тел, и матур тел!

22 нче апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, театр музеенда “И туган тел, и матур тел!” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Театрның музей мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова оештырган һәм алып барган әлеге күркәм чарада Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла, театрыбызның күренекле артистлары, студентлар, мәктәп укучылары һәм кунаклар катнашты. Шулай ук бу көндә театр фойесында талантлы рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Равил Заһидуллинның Г.Тукай иҗатын чагылдырган күргәзмәсе дә ачылды.