90 СЕЗОН

Яңалыклар

Истәлекле көн!

Бүген күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллин туган көн!
Т.Миңнуллинның Тинчурин театрында «Нигез ташлары» (1968), «Йөрәк янар өчен бирелгән» (1970), «Уйланыр чак» (1972), «Үзебез сайлаган язмыш» (1973), «Китәр юлың еракмы?» (1975), «Кырларым-тугайларым» (1979), «Без бит авыл малае» (1984), «Саташу» (2001) һ.б. әсәрләре дөнья күрде. Аның “Ак тәүбә, кара тәүбә”, “Төш”, “Нәзер”, “Алай түгел, болай ул” әсәрләре бүген дә театрыбызда зур уңыш белән бара.