90 СЕЗОН

Яңалыклар

Исламия Мәхмүтова каберенә таш куелды!

Бүген Казанның Самосырово янындагы мөселман зиратында бар гомерен татар театрына багышлаган Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова каберенә таш ачылды. Чарада мәшһүр артисткабызны Тинчурин театры коллективы, кызлары, туганнары, якыннары, шулай ук республиканың башка театрлары вәкилләре, журналистлар катнашты. Исламия ханым рухына Коръән аятьләре укылды. Хезмәттәшләре, дуслары, якташлары легендар артистка турындагы хатирәләре белән уртаклашты, каберенә чәчәкләр салды.