90 СЕЗОН

Яңалыклар

Исламия Мәхмүтованы искә алу!

1 декабрь – РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтованың туган көне. Шул уңайдан, бүген, 18:30 сәгатьтә, “Син бит минем бергенәм” спектакле артисткабызның якты истәлегенә багышлана! Әлеге спектакльне 2018 елда Исламия ханым күпсанлы тамашачылар соравы буенча кабат сәхнәгә куя.
Спектакль алдыннан яраткан артисткабызны хезмәттәшләре искә алачак.

Касса: 8 (843) 238-56-17
Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru/