90 СЕЗОН

Яңалыклар

Исламия апа ул халык бәгыреннән өзелеп төшкән бер шәхес, хәзинә иде (Автор – Рузилә Мөхәммәтова, Чыганак – “Татар-информ”)

Исламия Мәхмүтованы соңгы юлга озатканда әйтелгән хушлашу сүзләрендә аны беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская белән чагыштырдылар. Тукайның Сәхибҗамалга багышлап язган шигырен Исламия исеме белән кабатладылар. Бу шулкадәр табигый иде. Исламия булгандыр Сәхибҗамалның дәвамы.

Татар җәмәгатьчелеге бүген легендар актриса, 55 елдан артык гомерен татар сәхнәсенә биргән талантлы шәхес Исламия Мәхмүтова белән хушлашты.

Исламия Мәхмүтованың җәсәде театр сәхнәсенә куелган иде. Озатырга килүчеләр залга сыймады. Хушлашырга теләүчеләр ташкын булып агылды. Әлбәттә, нигездә өлкән буын иде. Үз яшьлекләре Исламия яшьлегенә туры килгән өлкән яшьтәге ханымнар, бабайлар. Исламиянең алар авылына килеп спектакльдә уйнаганын хәтерләгән урта буын… Театр әһелләре, эстрада вәкилләре, язучылар…

Озату мәрәсимен Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова алып барды.

Бу аның шушы көннәрдә икенче озату мәрәсиме алып баруы. Моннан берничә көн генә элек — 30 ноябрьдә җәмәгатьчелек күренекле җырчы Рафаэль Сәхәбиев белән хушлашкан иде.

«Шундый урыннарда очрашырга туры килә», дип сызланып күреште, хәл-әхвәл белеште татар шәхесләре.

Хушлашу мәрасиме бары тик татар телендә генә барды.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова: «Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисты Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова арабыздан китте. Без аны соңгы юлга озатырга җыелдык.
Ул татар театры тарихы, Тинчурин театры легендасы иде.

Милләтне шәхесләр билгели. Исламия апа үз исеме белән Тинчурин театрын гына түгел, татар сәнгатен күтәрде. 19 яшендә театрга килә ул. Театр мәктәбен узмаган, махсус белем алган авыл кызы тумыштан бирелгән сәләте, тырышлыгы, максатчанлыгы белән зур дәрәҗәләргә ирешә. Күчмә театры артисты булу җиңел булмагандыр: юл газаплары, салкын клубларда спектакльләр уйнау, балалардан аерылып тору.

Исламия Мәхмүтова гади артист булып кына алмады — 1991-92 елларда театрның сәнгать җитәкчесе булып тора, пьесалар яза, спектакльләр куя. Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов белән бергә театр династиясен дәвам итә. Сез халкыбызның сөйкемле сөяге идегез, Исламия апа, тыныч йоклагыз! Бу җирдә бернәрсә дә эзсез югалмый».

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев: «Хөрмәтле милләттәшләр! Татар дөньясына зур кайгы килде. Бөтен дөньяга билгеле булган йолдызыбыз Исламия ханым бакыйлыкка күчте. Бу — зур югалту. Исламия Мәхмүтова сәхнәдә елата да, җырлата да белде, ул тамашачыга өмет биреп, канатландырып кайтара иде. Без Бөтендөнья татар конгрессына төбәкләрдәге активны җыйганда: «Мәдәни чара буларак кайда кая барырга телисез?» дип сорый идек. Татар активлары Тинчурин театрына барырга теләк белдерә иде. Тинчурин театры татар өчен төп мәдәни йортка әйләнде дия алабыз. Исламия апаның уйнавы аларны шушы изге урынга — Казанга чакырып тора иде.

Казанда татарча уйный торган театрлар күп, яшь буын артистларыбыз да бар. Бүгенге буын Исламия апалардан күреп эшкә өйрәнде, сәхнә аларга күчеп бара. Ул Тинчурин театрында яңа маякаларга ут кабызды. Менә Исламия ханым турында да үткән заманда сөйләшәбез. Барысы да Аллаһ кулында. Аның исемен мәңгелеккә калдыру өчен безгә алга барырга кирәк. Мин тамашачыдан Исламия апа эшләгән шушы театрга килегез дип сорыйм».

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «Исламия Мәхмүтова татар театрының «сөйкемле сөяге» иде. Тукай язганча: «Сәхнәгә нур тула чыкса Гыйззәтуллина». Ул Сәхибҗамаллар, Фатыйма Ильскаялар йолдызлыгыннан иде. Аларның гомер юллары да охшаш, беркая да укымыйча япь-яшь килеш театрга килеп кергәннәр. Исламия ханым 1963 елдан башлап күзен йомганчыга кадәр шушы театрда хезмәт итте. Мәскәүләрдә, Петербургларда укып кайтырга була, ләкин халык сине үзенеке итеп кабул итмәсә, зур артист була алмыйсың.

Исламия апа ул халык бәгыреннән өзелеп төшкән бер шәхес иде, хәзинә иде.
Пьесалар да язды. Халык аның пьесалары буенча куелган спектакльләргә тулы заллар белән йөрде. Үзен режиссер буларак та үзен сынап карады. Данил Салихов, Рәдиф Сәгъди әсәрләрен дә сәхнәгә чыгарды. Без аның белән дустанә мөнәсәбәттә идек. Екатерина патша турында әсәр чыгару ниятебез дә бар иде. Әби-патшаны ул гына уйный алыр иде. Ләкин калган эшкә кар ява, ул насыйп булмады. Нишлисең, кеше китә, җыры кала…»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин: Арабыздан даһи артистка, киң күңелле кеше, сәхнә йолдызы мәңгелеккә китеп бара. Исламия апа 55 елдан артык тататр театрына хезмәт итте, татар театрына тугрылыклы булып калды. Ул чын халык артисты булды. Ул үзе дә кешеләрне ярата иде. Кояш кебек күңелләребезне җылытып торды ул. Исламия апа күңелләребездә мәңге сакланыр.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов: «Исламия апа театрыбызның әнисе, дәү әнисе, йөз аклыгы, визит карточкасы иде булды. Тамашачы Исламия апаны карарга йөрде. Эшләү дәверендә Аллаһ биргән талантын эш белән аклап дәрәҗәләргә иреште. Ул безне гадел булырга, туры сүзле булырга, алдашмаска өйрәтә килде. Ул безнең остазыбыз да булды. Барыбыз да шунды барасы. Кайсыбызның кайчан барасы билгесез. Үзенең“Кыр казлары артыннан» дигән легендар җырындагы кебек, Исламия апа, хушлашып, кыр казлары артыннан китеп барды. Без сезне яраттык һәм яратабыз. Бездән риза булып бәхиллегегезне биреп китегез».

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров: «Газиз милләттәшләрем! Безнең артисткабызны озатырга шушы залларны тутырып килгәнегез өчен рәхмәт. Татар халкы үзенең талантлы улларын, кызларын шулай матур итеп соңгы юлга озатырга тиеш. Бу милләтебезнең күркәм гадәтенә әйләнсен. Исламия турында матур сүзләр әйтелде. Мин аларны кабатламыйм, ләкин бер фикерне әйтәм. „Алыштыргысыз кешеләр юк“ диләр. Безнең эштә кеше кабатланмый. Бүген чын талант турында сүз бара. Без аның белән бер йортта күршеләр булып яшәдек. Шундый иркен күңелле кеше иде. Кайчан керсәң дә матур итеп каршы кала иде. Сәнгатьтә кешенең эчке дөньясы сәхнәгә чыга».

Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлев: «Мәрхәмәтсез үлем безнең арадан Исламия ханым Мәхмүтованы алып китте. Үлем аянычлы була, монысын ишетү бик авыр тәэсир итә. «Адәм сагышлый, Аллаһ багышлый», ди. Тәкъдирдән узып булмый.

Без аның белән 55 ел аралашып яшәдек. Кешенең язмышы бәхетле идеме дип үзеңнән сорыйсың да, бәхетле иде дисең. Ул яраткан театрында эшләде, яраткан ире, гаҗәеп талантлы артист Хәлил Мәхмүтов белән бер сәхнәдә эшләде. Шушы театрда талантлы кызлары, талантлы кияве эшли. Аның рольләрен хәтерлим. Ә халык иң яраткан роле — «Кыз казлары артыннан» спектаклендәге Ясминә роле иде. Аны шушы спектакльдәге роле беркемне дә битараф калдырмады. Татар тамашачы яшәгәндә Исламия Мәхмүтова онытылмас. Безгә рәнҗеп китмәгез!»

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин: «Күр ничек итеп кояш чыкса, җиһанда нур тарала.бар күңелләр нурланадыр чыкса Исламия Мәхмүтова. Берсе аның уйный күктә, икенчесе — сәхнәдә». Тукай ачуланмас, мин аның шушы сүзләрен Исламия Мәхмүтовага багышлап әйтәм. Без күп рольләрне бергә уйнадык. Исламия ханым халык күңелендә татар артисты буларак кына да түгел, драма әсәрләре язган язучы булып һәм шәхес булып калачак. Татар театры тарихында аның исеме Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаялар белән бергә калыр. Милләтебез аны онытмас».

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ренат Закиров: «Исламия ханымның күпсанлы туганнары исеменнән зал тутырып килгәнегез өчен рәхмәтләремне җиткерәм. Шушында чыгыш ясаган күренекле шәхесләребезгә рәхмәтләр әйтәм. Күп еллар дәвамында Исламия ханымныд гаиләсендә, аның туганнары арасында яшәгән кеше буларак, шуны әйтәм. Ул булган җирдә бәйрәм иде. Ул бәйрәм тудырырга сәләтле шәхес иде. Аны татар яшәгән бөтен җирдә көтәләр иде.

Алар Хәлил белән күркәм гаилә образы тудырдылар. Бу сәнгатебездә сирәк күренеш. Аларның шушы җылылыгы халкыбыз күңеленә күчте. Ул җылылыка сусаган дәвердә сәхнәдән җылылык белән мәхәббәт барлыгын җиткерде».

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов: »Театрның әнисен югалттык. Исламия апа каз бәбкәләрен җыеп йөрткән кебек театр артистларын җыеп йөртә иде. Без аның белән унбишәр мең км. юллар үттек. 25әр көн гастрольләргә чыгып китә идек. Киң күңелле, олы йөрәкле шәхес иде. Рәхмәт сезгә зал тутырып килгәнегез өчен. Йөрәгендә сезгә рәхмәт сүзләредер».

Хушлашу мәрәсимен Габделхәмит хәзрәт дога сүзләре белән төгәлләде. Хәзрәт Исламия Мәхмүтованың күркәм дини исем йөртүен, хаҗия булуын да искә алды.

Исламия апа Самосырово зиратына — ире Хәлил Мәхмүтов янәшәсенә җирләнде.

1 декабрь Исламия Мәхмүтованың туган көне иде. Аңа 76 яшь тулды. Бу аның соңгы туган көне иде. Ул инде соңгы көннәрен кичерә иде. Легендар актриса соңгы көннәрен кызы Лилия белән Ләйсән, кияүләре һәм оныклары арасында кадер-хөрмәттә үткәрде. Хәле авыр булса да, ул хушлашасы кешеләре белән хушлашып киткәндер.

Тинчурин театры сәхнәсе Исламия апасыз калса да, репертуарда ул куйган спектакльләр калды.

P.S.: «Исламия апа сине бик яратты. Ул Буа театрын бик өметле театр итеп искә ала иде. Күрешеп кала алдыгызмы?» дип сорадым Раил Садриевтан. Исламия апа моннан берничә ай элек соңгы сөйләшүдә Буа театрын аеруча якын итеп искә алган иде.

Татарстанның халык артисты, Бу театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев: Бер атна элек янына кердем. Улы да түгелмен, туганы да… Көткән икән. Кызы Ләйсән шалтыратып чакырды «Көтә» диеп. Миңа 10 минут та утыра алмый дигәннәр иде. Өч сәгатькә якын сөйләшеп утырдык. Хатирәләрне сөйләштек.

Гозере дә бар иде. «Син ерып бара торган кеше. Мәхмүтовларның андый кешесе мин идем. Безнекеләргә күз-колак булып тор, кимсеттермә, Мәхмүтовлар династиясе дәвам итсен иде», диде.

Исламия апа белән «пәриләребез» туры килде. Кунакка килә идем, көтеп торалар иде. Исламия апа «боевой» иде инде. Эпоха китә дибез. Метафизик фикердә тора торган кеше буларак, шуны әйтәсем килә — Тинчурин театрындагы үзгәрешләр, Исламия апаның китүе үзе бер билге. Бу театрга үзгәрешләр чоры килеп җиткән дигән билге. Театр эчендәге буталулар-чуалулар йөрәгенә тигәндер, бәлки, берничә ел гомерен дә алгандыр. Исламия апаның китүе шушы нигездә, Мәхмүтовлар традициясендә, татарлыкны югалтмыйча, яңа театр төзү, яңа үсеш юлына чыгру билгесе кебек. Әле тагын бер билге булыр кебек. Ул үлем дигән сүз түгел… Билгеләргә игътибар итәргә кирәк».

 

Автор – Рузилә Мөхәммәтова,

Фото – Михаил Захаров,

Чыганак – “Татар-информ”,

https://intertat.ru/news/culture/04-12-2019/islamiya-apa-ul-halyk-b-g-renn-n-zelep-t-shk-n-ber-sh-hes-ide-h-zin-ide-5697872