90 СЕЗОН

Яңалыклар

Иртәгә кич Тинчурин театрында экскурсия була

19 июльдә Кәрим Тинчурин исемендәге татар Дәүләт драма һәм комедия театрында татар телендә ачык экскурсия узачак.

Мэрия проекты кысаларында Казан халкына татар драматургы Кәрим Тинчуринның тормышыннан кызыклы фактлар сөйләячәкләр. Визит вакытында театрга нигез салучының тарихи экспонатлары, шәхси әйберләре, кулъязмалары һәм архив документлары белән танышырга мөмкин була.

Экскурсиядә катнашучыларга театрда легендар куелышлар турында сөйләячәкләр. Казанлылар сәхнә артына керә, грим һәм костюм бүлмәсен күрә ала.

Экскурсия 19 июльдә 18:30 сәгатьтә башлана һәм 1,5 сәгать чамасы дәвам итә. Катнашу бушлай, әмма урыннар саны чикләнгән. Теркәлү Казан мэриясенең татар телендәге Telegram-каналында бара.