90 СЕЗОН

Яңалыклар

Ирек Хафизов: Бу мизгелдән ул юлга аяк басуымны аңладым мин (“Ватаным Татарстан”)

Тиздән мәктәпләрдә соңгы дәрес узар, укучылар соңгы тапкыр вальс әйләнер, ап-ак алъяпкычлар да соңгы тапкыр киелеп, иң өске киштәгә алынып куелыр.  Майның соңгы көннәре чыгарылыш сыйныф укучылары өчен әнә шулар белән истәлекле. Бүгенге сәхифәбез кунаклары да әнә шул саф, матур хатирәләре турында сөйләде.

Ирек Хафизов, Татарстанның атказанган артисты:

– Дөресен генә әйткәндә, «Соңгы кыңгырау» бәйрәме түгел, ул бәйрәмгә әзерләнү бик истә калган. Без сыйныфта җиде егет һәм бер кыз идек. Иртәгә бәйрәм дигән көнне, көтү кайтуга, мотоциклга атланып, урманга ландыш чәчәге җыярга  барган хәтердә.  Хәзер балалар соңгы вальс бии бит, без мәктәпне бетергәндә андый әйбер юк иде. Алай булса,  бер Рәмзиябез җиде егет белән бии-бии тәмам арып беткән булыр иде… Бәйрәм көнне укытучылар алдына тезелеп басып, «Сез иң гүзәл кеше икәнсез»не җырлаганны да яхшы хәтерлим. Күңел тулган иде ул мизгелдә. Шунда басып торганда үземне олы юл көткәнен, бу мизгелдән ул юлга аяк басуымны аңладым мин. Хәзер инде без укыган Балык Бистәсенең Олы Әшнәк авылы мәктәбендә «соңгы кыңгырау» чыңламый, ике катлы зур мәктәп – буш. Шунысы бик кызганыч.