17 ноябрьдә Адыгея республикасы башкаласы Майкоп шәһәрендә уздырылган «Адыгея музыкальная» халыкара симфоник музыка фестивалендә театрыбызның баш дирижеры һәм оркестрының сәнгать җитәкчесе Ильяс Камал катнашты.
Адыгея Республикасы дәүләт симфоник оркестры башкаруында Ильяс Камалның Илһам Шакиров истәлегенә иҗат ителгән «Карурман аша» симфоник поэмасы яңгырады. Дирижер пульты артында автор үзе торды.
Татарстан композиторларының әсәрләрен тамашачы аеруча җылы, көчле алкышлар белән кабул итте.