Яңалыклар

Илфак Хафизов: “Калган булсам, янып көяр идем” (“Шәһри Казан”, автор – Эльвира Шакирова)

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов, чын мәгънәсендә, киң кырлы талант иясе. Театрдан киткәннән соң, өч ел дәвамында ул үзен төрле өлкәдә сынап карады. Әмма театрга мәхәббәте аны кабат Тинчурин бинасына алып кайтты.

– Илфак, дистә елга якын эшләгән театрны ташлап китүеңнең сәбәбе нидә булды?

– Чынлап та, театр училищесында укуның соңгы елын исәпләсәк, ә ул чакта театрда әкият жанрындагы диплом спектаклен чыгардык, театрда ун елга якын эшләдем. Соңгы сезонда башта төрле уйланулар барлыкка килде, үземә нидер җитми башлады. Дөреслек эзләп, сораулар артканнан-арта барды. Кешегә ярарга тырышып, кирәкмәгән нәрсәләр эшли башладым. Ә үземә бу дөрес булмаган эшне эшләү ошамады. Ул елны мин концерт, киноларга игътибарымны арттырдым. Сценарий язу, режиссерлык эше белән шөгыльләндем. Шул ук вакытта театрда да эшләдем, әмма яңа рольләргә алынмадым. “Соңгы әсәр”дә миңа Тинчурин ролен бирделәр. Бик көчле әсәр. Әмма мин аны тиешенчә уйный алмадым, авыр барды, нәтиҗәдә режиссер ролемне башка артистка бирде. Менә шушы вакыйга үсештән туктавымны аңларга тагын бер сәбәп булды. Шуңа күрә китәргә булдым.

– Театрда калырга үгетләдерләрме?

– Әлбәттә. Егетләр туктатырга тырышты, ләкин туктата алмадылар. Өйгә кайтып телефонымны калдырдым да, спорт залына киттем. Нервымны басу өчен ике сәгатьләп шөгыльләндем. Бу вакыт эчендә бик күп кеше, хәтта өлкән артистлар да шалтыраткан. Президент аппаратыннан кадәр шалтыратып, ни булганын сорадылар. Аллаһка шөкер, башка артистлар белән чагыштырганда, рольләрем күп иде, зарланмыйм. Кызу канлылык, яшьлек, үзгәрешләр кирәк булу үзенекен итте. Атна буе кино төшергәннән соң, театрга бардым. Директор Фәнис Мөсәгыйтов белән сөйләштек, ул гаризама кул куймавын әйтте. Мин кала алмавымны аңлаттым. “Бәлки кайтырмын”, – дип киттем. Ул: “Синең өчен ишекләр һәрвакыт ачык”, – диде.

– Китәр урының бар идеме соң?

– Мин юклыкка киттем. Әмма ике көннән соң “Болгар радиосы”ннан шалтыраттылар. Ә инде 11 сентябрьдән мин “Иртәнге чәй” тапшыруында эшли башладым. Дөрес, моңа кадәр радио оештырган концертларга сценарийлар яза идем инде. Башта “Иртәнге чәй”дә Ильмир Ямалов һәм Индира белән өчәү эшләдек, аннары Ильмирдан соң Рөстәм Гайзуллин килде. Радиода ике ел эшләү дәверендә шоу-бизнес дөньясын күрдем, нечкәлекләрен аңладым. Ә инде “Мәйдан” каналында бер ел эшләү дәверендә артистларны таный ук башладым.

– “Болгар радиосы”нда нинди проектларың булды?

– Радиода бик күп проектларны тормышка ашырдым. Әлфия Авзаловага багышланган кичәнең сценариен яздым. Төннәр буе әзерләндем, китабын укыдым, фактларга таянып эшләдем. Аннан соң “Үткәннәр сагындыра” дип исемләнгән театральләштерелгән ретро концерт оештырдык. Андагы вакыйгалар 70нче еллардан бүгенге көннәргә кадәр бара. Тамашаның төп герое – радио. Халык бик яратып кабул иткәч, аның икенче һәм өченче өлешләрен оештырдык. Аннары “Могҗиза” дигән концерт оештырдык. Анда да экспериментлар ясадык. Алып баручыларсыз гына булды ул концерт.

– Радиода нибары ике сезон эшләгәнсең…

– Әйе. Иртәнге сәгать 6дан 10га кадәр эшләү, бер яктан, уңайлы – көне буе буш син. Икенче яктан, көн саен иртә тору физик яктан авыр була башлады. Ләкин китүемнең сәбәбе анда гына түгел. Ул чакта “Мәйдан” каналын “Болгар радиосы”на куштылар. Үземне телевидениедә сынап карыйсым килде. Балачактагы хыял иде бу. Ә монда менә дигән мөмкинлек! Шулай итеп, җитәкчелек белән сөйләшкәч, “Мәйдан”га баш редактор вазыйфасын тәкъдим иттеләр. Билгеле, радиодан китәргә туры килде.

– “Мәйдан”да да озак эшләмәдең. Өметләрең акланмадымы әллә?

– Яңа ел тамашасын әзерләп йөргәндә, “Мәйдан”га яңа директор билгеләнүе турында хәбәр иттеләр. Кәеф төште. Яңадан “Болгар радиосы”на кайту теләге бар иде, әмма җитәкче моның мөмкин булмавын әйтте. Яшерен-батырын түгел, хезмәт хакы шундук киселде. Эш тә шактый өстәлде. Бөтен көчне бер проектка юнәлткәч, башкалары аксый башлады. Нәтиҗәдә китәргә булдым. “Мәйдан”да бер елга якын эшләдем. Анда да бик күп тәҗрибә тупладым. Коллективта бик аз кеше булуга карамастан, саллы хезмәт башкарылды.

– Театр сине ничек кабул итте? Рольләрең үзеңә “кайттымы”?

– Театр директорыннан кире кайту мөмкинлеге турында сорагач, ул мине кабат театрга кабул итте, элекке рольләремне бирде. Ике яңа роль алдым. Беренчесе – “Полиционер” спектаклендә. Ул роль премьерага өч көн кала эләкте миңа. Икенчесе – “Сәйдәш” спектаклендә Тинчурин роле. Дөресен генә  әйткәндә, Тинчурин белән киттем, Тинчурин белән кайттым. Язмыш эшедер инде… Төрле артист төрлечә каршы калды. Элек театрның тузанына кадәр минеке булса, хәзер алай түгел. Ирек Хафизовка бик рәхмәтлемен. Мин кайткач, ул “Төш” спектаклендәге рольне миңа бирде. Хәзер без аны алмаш-тилмәш уйныйбыз. Гомерем буе театрда эшләрмен дип уйлаган идем. Баштагы мәлдә театр хәтта төшләремә керде.

– Театрдан китү кирәк идеме икән, Илфак?

– Кирәк иде. Калган булсам, янып көйгән булыр идем. Өч ел буе актив эшчәнлектән соң, сәер тынлык булды. Башта үземне кая куярга белмәдем, стресс кичердем. Буш вакытымда әсәрләр яздым. “Илфак беткән икән, юкка кайткан икән”, – дип әйтмәсеннәр өчен тырыштым, эштән соң калып эшләдем. Тамашачы бик җылы кабул итте. Театрда да өч ел эчендә зур үзгәрешләр булган, әмма һәрнәрсәнең яхшы һәм начар ягы бар. Мин режиссерны гаепләмим, чөнки ул мине кеше итте, ул – укытучым.

– Хатының Альбина да театрда эшли бугай?

– Альбина театрда директор урынбасары булып эшли. Хатын белән бер җирдә эшләрмен дип уйламаган идем. Минемчә, син хатыныңны өйгә сагынып кайтырга тиеш. Өйдә без эш турында бик сирәк сөйләшәбез.

– Син Казан дәүләт федераль университетында оештырылган “Мизгел” яшьләр театрының баш режиссеры да бит әле. Нинди спектакльләр өстендә эшлисез?

– “Мизгел”дә өч елга якын эшлим. Бүгенге көндә утыздан артык студент шөгыльләнә, күп өлеше – кызлар. Көз кенә “Бик тә” исемле әсәр куйдык. “Студентлар язы”нда “Тормыш” дигән номер белән катнаштык, “Әллүки” әдәби берләшмәгә йөргән яшь шагыйрьләрнең иҗатыннан торган “Уйларым” дигән шигъри спектакль куйдык. Май аенда Туфан Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар” спектакленең премьерасына әзерләнәбез.

– Малай кирәк дия-дия, өч кыз алып кайттыгыз. Малай алып кайту теләге әле дә бармы, Илфак?

– Өч кызны аякка бастырырга иде. Ләкин әгәр Аллаһы Тәгалә бирәм дисә, каршы килмим. Малай кирәк, әлбәттә. Нәселне дәвам итәргә кирәк. Әмма хәзер үк түгел, биш-алты елдан соң бәлки…

Автор – Эльвира Шакирова;

Чыганак – “Шәһри Казан”,  http://shahrikazan.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/ilfak-khafizov-kalgan-bulsam-yanyp-kyar-idem

Дата: 7 апрель 2021 №36 (6376)