90 СЕЗОН

Яңалыклар

Илфак Хафизов “Биктә” драмасын сәхнәләштерде!

9 нчы декабрь, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Биктә”  спектакленең премьерасы булды. Жанры – психологик драма. Спектакльнең режиссеры – “Мизгел” яшьләр театрының баш режиссеры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының талантлы артисты Илфак Хафизов.  Тамашачылар спектакльне җылы кабул иттеләр, артистларның уенына югары бәя бирделәр.

Әйтергә кирәк, моннан 24 ел элек “Мизгел” яшьләр театрына, театрыбызның ветераны – Россияның атказанган, Татарстанның халык артисты Марсель Җаббаров нигез сала.