90 СЕЗОН

Яңалыклар

Илгизәр Хәсәновны хезмәттәшләре һәм тамашачылар юбилее белән котлады

25 майда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстан Республикасының халык артисты  Илгизәр Хәсәновка 65 яшь тулды. Бу кичтә театр сәхнәсендә юбилярга багышлап, аның да катнашуында «Эх, алмагачлары!» комедиясе куелды.

 «Илгизәр абый сәхнәдә төрле образларны гәүдәләндереп, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтүче артистыбыз гына түгел, мөгаллим дә, рәссам да әле ул. Ел саен биш-алты картина иҗат итеп тора. Менә шундый күпкырлы шәхес ул безнең кадерле юбилярыбыз», – дип сүз алды Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов.

«Сез фәрештә кебек кеше, ачык йөзле, Сезне күргәч күңелләр шатланып китә. Сирәк очрый торган типажга ия, бик зыялы, талантлы шәхес. Сезгә алга таба да яңадан-яңа рольләр бирербез, иншалла. Ихластан иҗади уңышлар һәм сәламәтлек телибез», – дип котлады театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов.

«Илгизәр Галимҗан улы яраткан абыебыз, без аңа хөрмәт итеп Илгизәр абый дип эндәшәбез. Театрга 1993 елда килдек, таныштык, сөбханалла, ул бер дә картаймый, гел шул килеш. Абый, теләк бер – сәламәт бул! Берсеннән берсе шәбрәк рольләрең белән сөендереп,  театрыбызны тагын да ныграк үстерүгә өлеш кертик. Юбилейларың күп булсын, бәйрәмең белән!» – дип сөйләде Татарстан Республикасының атказанган артисты  Ирек Хафизов.

«Эх, алмагачлары!» спектаклендә мәдәният йорты җитәкчесе образындагы Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Лилия Мәхмүтова да, җитез генә залдан менеп котлады, бүләк тапшырды.

«Казан театр училищесын тәмамлап, 1980 елда Тинчурин театрына эшкә килдем. Иң беренче спектаклем – «Хуҗа Насретдин», мин егетне, хезмәттәшем Әлфия Хәсәнова кызны уйнады, икебезгә дә 18 яшь иде. Гастрольләргә чыккач, фамилиябез бер төрле булганга, безне ир белән хатын дип уйлыйлар иде. Без юк, дип кире кагып килдек. Инде менә гомеребезнең
«алтын көзендә» дә бергәләп уйнарга насыйп булган – ул минем карчыгым,  мин аның карты ролендә. Артист хезмәтенең үзенчәлеге шунда: ул берүзе генә, партнердан башка берни дә эшли алмый. Барыбыз да исән-сау булыйк, иҗат уңышлары телим. Мөхтәрәм тамашачыларыбыз, мин Сезнең алдыгызда баш иям!» – дип сөйләде Илгизәр Галимҗан улы әлеге истәлекле, җылы кичәсендә.

Спектакль башланыр алдыннан танышып чыгу өчен фойеда Илгизәр Хәсәновка багышланган күргәзмә оештырылган иде. Аны театрның музее җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова туплап ясады. Коллектив шулай ук  күңел җылысын кушып, юбилярга махсус котлау хаты, дусларча шарж әзерләгән.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Илгизәр Хәсәновны хезмәттәшләре һәм тамашачылар юбилее белән котлады Илгизәр Хәсәновны хезмәттәшләре һәм тамашачылар юбилее белән котлады Илгизәр Хәсәновны хезмәттәшләре һәм тамашачылар юбилее белән котлады Илгизәр Хәсәновны хезмәттәшләре һәм тамашачылар юбилее белән котлады Илгизәр Хәсәновны хезмәттәшләре һәм тамашачылар юбилее белән котлады Илгизәр Хәсәновны хезмәттәшләре һәм тамашачылар юбилее белән котлады Илгизәр Хәсәновны хезмәттәшләре һәм тамашачылар юбилее белән котлады Илгизәр Хәсәновны хезмәттәшләре һәм тамашачылар юбилее белән котлады Илгизәр Хәсәновны хезмәттәшләре һәм тамашачылар юбилее белән котлады Илгизәр Хәсәновны хезмәттәшләре һәм тамашачылар юбилее белән котлады Илгизәр Хәсәновны хезмәттәшләре һәм тамашачылар юбилее белән котлады Илгизәр Хәсәновны хезмәттәшләре һәм тамашачылар юбилее белән котлады