90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Идегәй» дастанында Идегәй ролен Илнур Гарифуллин башкара

Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов «Идегәй» дастанында Идегәй роленә Илнур Гарифуллин алынуы сәбәбен аңлатты.

«Илнурны күптән беләм. Аның эчке дөньясы бер яктан йомшак булса, икенче яктан каты да. Минемчә, Идегәй ул шундый образ», диде режиссер «Идегәй» дастаны премьерасына багышланган матбугат конференциясендә.

«Икенчедән, ул тәне, гәүдәсе белән җиңел эш итә белә – балачактан спорт секцияләренә йөргән. Сугышчы үз тәнен тоймаса, ул сугышчы түгел. Илнур кылыч кебек кораллар белән дә эш итә белә. Идегәйнең тышкы дөньясы да, эчке дөньясы да Идегәйгә туры килә дип уйладым», – диде ул.

Туфан Имаметдинов спектакль чыгарыр алдыннан үзләренең тарихчылар белән очрашуын әйтте. «Алар безгә Идегәйнең Урта Азиядән килгән кешеләрдән булуын сөйләде. Аның теле дә бераз башкача булуы табигый», – диде ул.

Илнур Гарифуллин Казан театр училищесының рус бүлегендә укыган, Казан ТЮЗында эшләгән. Идегәй – аның беренче татарча роле.

Тинчурин театры «Идегәй» спектакленең пиар компаниясенә Илнур Гарифуллинны катнаштырмый. Актер белән беренче татарча интервьюны «Интертат» эшләде.

«Минем бит татарча китаплар да укыганым юк иде. Дастанда иске сүзләр байтак, кушымчалар да сәер тоелды – мин белгәнчә түгел. Шуңа да беренче тапкыр дастанны укырга җыелгач, укуы бик авыр булды: сүзләрен ватып бетердем. Артистлар өчен татарча укый белмәгән кешенең Идегәйне уйнарга җыенуы «сумасшествие» булып тоелгандыр, мөгаен, аларның чәчләре үрә торды», – диде Илнур Гарифуллин интервьюда.

«Мин өйрәнәм. Мин тырышам. Аллаһ боерса, барысы да килеп чыгар. Туфан Рифович миңа татар телен кайтарды. Мине татар халкына кайтарды – как минимум, ул бер яхшы эш кылды», диде ул.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Чыганак: “Татар-информ”