90 СЕЗОН

Яңалыклар

Зөфәр Харисов мөмкинлекләре чикле балалар турында: «Алар мине яшәргә өйрәтте»


«Бу зур саваплы, җаваплы эш. Аллаһы Тәгалә алардан ваз кичмәскә насыйп итсен», – диде артист.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов сәламәтлеге чикле балаларның «Могҗиза» студиясе белән эшләгәндә дөньяга карашы үзгәрүе турында әйтте.

«Авыру балалар белән эшләү – үзем өчен дә зур җиңү булды. Авыру балаларны күргәндә «Ходаем, үзең сакла», – дип үтеп китәбез. Ә инде бергә-бер шул балалар белән эшли башлагач, тормышым, дөньяга карашым үзгәрде», – диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Артист авыру балаларның әти-әниләренә соклануын әйтте. «Алар күзгә-күз карашып, 24 сәгать буена балаларын карый. Күңелем тула. Ничек сокланмыйсың ул кешеләргә? Алар безгә яшәү үрнәген бирә. Бу зур саваплы, җаваплы эш. Аллаһы Тәгалә алардан ваз кичмәскә насыйп итсен», – диде ул.

Зөфәр Харисов әйтүенчә, балалар белән эшләү – «күз акаерлык эш». «Мин болар белән ничек сөйләшим, елый башласалар нишләтим? – дип, борчылдым. Алар мине яшәргә өйрәтте. Баштан җәнлекләр белән таныштык, аннары Габдулла Тукайның «Бала белән күбәләк» шигырен өйрәндек. Араларында рус балалары да бар, алар татарча шигырьләр өйрәнде», – диде ул.

Ул киләчәктә авыру балалар белән Антуан де Сент-Экзюпериның «Кечкенә принц» әсәрен сәхнәләштерергә хыяллануын әйтте. «Спектакльгә алынырга теләп йөрибез, алда бик зур эш тора. Без Россия күләмендә фестивальләрдә катнаштык, дөнья күләменә дә чыгасыбыз килә. Тулы хакыбыз бар дип уйлыйм», – диде ул.

Зөфәр Харисов фикеренчә, мөмкинлекләре чикле булган балаларга театр училищесында уку мөмкинлеген булдырырга кирәк. «Мәскәүдә профессиональ эшли торган училище бар икән. Шундый балалар өчен курслар үткәрелсә, яхшы булыр иде», – диде ул.

4 декабрьдә 12.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сәламәтлеге чикле балаларның «Могҗиза» студиясе «Миһербанлык» спектаклен сәхнәләштерә. Фантастик әкиятнең авторы – Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Спектакль «Во благо вместе» инициатив төркеме җитәкчесе Альбина Сәлимгәрәева ярдәмендә әзерләнгән.
Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов инициативасы белән 2019 елда оеша. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар сәхнә серләрен үзләштерә.
«Могҗиза» театр студиясенең укытучылары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрның яшь артисты Салават Хәбибуллин. Кураторы – театрның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова.

Автор: Зилә Мөбарәкшина

Фото авторы: Солтан Исхаков

Чыганак: «Татар-информ»