90 СЕЗОН

Яңалыклар

Зөләйха Хәкимҗанова “Туган көнгә исем китми” (“Ирек мәйданы”, автор – Лилия Йосыпова)

Тинчурин театры артисты Зөләйха ХӘКИМҖАНОВА үзен бәхет елмайган актриса дип саный.
— Зөләйха апа, күптән түгел 70 яшьлек юбилеегыз булды. Театрда зурлап уздырачаксызмы?
— Туган көнне үткәрергә яратмыйм. Шау-шулы бәйрәмнәргә электән исем китми, олыгайгач, аеруча кирәксенмим. Шуңа театрда булмаячак, җитәкчелеккә бу хакта әйттем. “Аягымда йөреп, исән-сау эшләп торсам, шул җитә, артыгы кирәкми”, — дидем. Игътибарга исем китми, күләгәдәрәк калырга яратам. Эшкә автобус белән килгәндә дә танып эндәшәләр. Әллә ничек оялып куям.

— Сез — нугай кызы. Телне шомарту кыен булмадымы?
— Әни — чын нугай кызы. Ә әти чыгышы белән Казан ягыннан. Кайсы район-авылдан икәнен, кызганыч, белмибез. Телем тиз күнекте. Әстерханнан монда килгәч, аптырадылар әле. “Безнеңчә бик матур сөйләшәсең”, — диләр иде. Аз-маз гына нугай сүзләре кулланыла иде. Әти клубта эшләгәндә, Казаннан күп китап, журнал, газеталар яздыртты. Үсмер чактан ук һәммәсен укыдым. Телем шуңа тиз шомаргандыр. Нугайча сөйләшә башласам, кайбер сүзләр аңлашылмас иде.

— Театрда мәхәббәтегезне тапкансыз икән.
— Ирем Вазыйх — Әтнә районы Күшәр авылы егете. Театрда шофер булып эшли иде. Башта ел ярым “Исәнмесез”, “Сау булыгыз”дан ары үтмәдек. Гастрольләрдә ул — бер, мин икенче бригадада идек. Аннары бергә туры килдек. Ул миңа ошый башлады. Ярты елдан никах укыттык. Башта Әтнәдә зурлап үткәрдек. Аннары каенанам-каенатамны Әстерханга кунакка алып кайтып, үзебезчә — нугайча уздырдык. Вазыйх театрда 20 ел эшләде. Аңлый торган кеше, хезмәтемне яхшы белә. Бергә эшләгәч, көнләшү дә булмас, дип уйлаганмындыр. Гастрольгә айлар буена чыгып китә идек бит. Аллага шөкер, яхшы яшибез.

— Әстерханда хәзер кемнәрегез яши?
— Туган ягыма сирәк булса да кайткалыйм. Бертуган энем, сеңлем бар. Төп йортта энем гаиләсе белән тора. Сеңлем — күрше авылда. Кайткач, үземне кунак итәләр. Киленебез уңган. Пылау, борай белән иттән катлы нугай бәлеше, чикләвек бәлеше, бик юка җәелгән җәймәләрдән кырык катлы пәхләвә, өчпочмак формасында чикләвектән әзерләнгән катланчык — ниләр генә әзерләп сыйламыйлар.

Автор – Лилия ЙОСЫПОВА.
Тулырак – “Ирек мәйданы” газетасы, 3 сентябрь, 2020 №35 (522)