90 СЕЗОН

Яңалыклар

Зөлфия Вәлиева: «Күз яшьләремне тыя алмадым…» (“Ватаным Татарстан”)

Көтелмәгән бүләкләр ясарга яисә алырга яратасызмы? Гомумән, бүләкне алганда рәхәтме, әллә биргәндәме? 2 июль  Сюрпризлар көне алдыннан «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларына әнә шул сорауларны бирергә һәм «алыш-биреш фәлсәфәсе» турында сөйләшергә булдык.

Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артисты:

– Сюрпризлар ясарга бик яратам. Аеруча, якын кешеләремә. Миңа аларның бүләкне алганнан соң үзләрен ничек тотулары кызык. Бер елны иремә квест оештырдым. Беренче ноктасы өйдә, ә калганнары – үзебез йөри торган кибеттә, метрода… Шактый гына йөрде ул. Ахырдан минем янга килеп чыкты. Ә үзем өчен… Хәзер мине әниләр бик яхшы аңлар, чөнки минем өчен иң кадерле сюрприз УЗИда булды. Беренчесендә малай булачак, диделәр, икенчесендә – кечкенә кызчык. Ул чактагы сөенүләрем! Күз яшьләремне тыя алмадым. Аннан соң, иремнең Төркиядә ясаган бүләге бик истә калган. Инде кайтыр юлга чыккач, бер төнне Каппадокия шәһәрендә кундык. Беләсездер инде, ул – искитмәле һава шарлары белән билгеле шәһәр. Берзаман Тәлгать уята. Иртәнге дүрт. Мин аптырап калдым. Бу мине утыртты да шул шарлар «оя»сына алып китте. Без, берсенә утырып, күккә күтәрелдек. Искиткеч көн булды ул! Баксаң, бергә торуыбызның 20 еллыгына ясаган булып чыкты әлеге сюрпризны.