90 СЕЗОН

Яңалыклар

Зөлфия Вәлиева: “Иң элек мин – хатын-кыз!” (“Сәхнә”, автор – Әлфәт Закирҗанов)

К.Тинчурин театры артисткасы, Татарстанның атказанган артисты, «Зө-Ләй-Лә» төркеме җырчысы буларак Зөлфия Вәлиева исеме күпләргә яхшы таныш. Ул уйнаган Сәрвәр (К.Тинчурин. «Сүнгән йолдызлар»), Әдилә (Х.Вахит. «Яңадан мәхәббәт турында»), Сәрвәр (Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзи. «Башмагым»), Зәйнәп (Х.Ибраһим. «Төн яна учакта»), Гөлия (Р.Мингалим. «Өченче бүлмәдә эт яши»), Гөлнара (Р.Габделхакова. «Өзелгән яфраклар»), Фәридә (Х.Вахит. «Яшерен эзләр») һ.б. образлар театр тарихының матур сәхифәләре булып тора. Түбәндә танылган актриса, җырчы Зөлфия Вәлиева белән әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

– Зөлфия, театрга, сәнгать дөньясына ничек килдегез? Нәрсә этәргеч булды?

– Сәнгать дөньясына тартылуым әти-әнидән башланды. Алар икесе дә бик матур җырлыйлар, әтием гармунда уйный. Туган-тумача җыелып үтә торган мәҗлесләр чын сәнгать кичәсенә әйләнә. Яңа ел бәйрәмнәрендә әтинең гармун белән урамга чыгып, халыкны уйнатуы, җырлатуы, биетүе әле дә күз алдымда. Бала чакта ук әтием белән бик горурлана идем. Аның риясызлыгын, кешеләрне ихластан ял иттерүен күз алдыма китерәм дә, күзләремә яшь тула. Бәхетемә мин әби белән үстем. Ул елларда мәктәпләрдә татар теле укытылмый диярлек, бары тик соңгы дәрес буларак кына куела иде. Әбием мине татарча дөрес сөйләшергә өйрәтте. Үземне белә-белгәннән бирле җырладым. 2 нче сыйныфтан музыка мәктәбенә йөреп, фортепианода уйнарга һәм җырларга өйрәндем. Укырга теләгем зур иде. Шуңа да ярты шәһәрне үтеп дәресләргә йөрдем.

Ул чорның бер гыйбрәтле вакыйгасы хәтердә саклана. Бервакыт троллейбуста кеше күп булып, мин, бәләкәй генә кыз, кысылып, суларга һава бетте. Куркудан бер кеше кулына чытырдап ябыштым. Бераздан башымны күтәреп карасам, бер абый елмайды да, мине үз алдына тартып, бераз иркенлек алырга урын бушатты. Бу – Шәүкәт абый Биктимеров иде. Авыр вакытта аның кул сузуын ниндидер билге, театр дөньясына фатихасы дип кабул иттем. Ә инде чынлап торып театр дөньясына китерүче кеше – Гата абый Нуруллин. Үзем өчен аның исемен алтын хәрефләр белән язып куяр идем. Әлеге сәнгать серләрен беренче булып миңа өйрәтүче – ул. Гата абый искиткеч кешелекле, талантлы шәхес, артист буларак күңелемдә яши. Ул музыка училищесында артистлык осталыгы дәресләре алып барды. Еш кына булачак җырчылар белән спектакльләр куя. Без укый торган бинаның бер үзенчәлеге – аның ишекләрендә үтә күренмәле пыяла иде. Берничә тапкыр репетицияне карап узгач, алдагысында, шакыдым да, кереп, карап утырырга рөхсәт сорадым. Гата абый рөхсәт итте, бераздан миңа роль дә табылды. Шулай итеп театр белән янып-көеп, сихерләнеп яши башладым.

– Сезне тамашачы театр артисткасы, җырчы, алып баручы, музыкант, тагы әллә кемнәр дип белә. Сез үзегез өчен кем?

– Иң элек мин – хатын-кыз! Дөньяда хатын-кыз булып яшәү бәхет бит ул. Мин – дөньяга гашыйк, тормышның матурлыгын күреп, үземне яратып яши торган хатынкыз. Ир хатыны, балаларымның әнисе булып һәм эшемнән ямь табып яшим. Казан шәһәренең 6 нчы гимназиясендәге театр студиясендә эшли башлагач, үземне педагог һәм балалар театры режиссёры буларак ачтым. «Зө-Ләй-Лә» төркеменә дә 20 ел булды. Әлеге вакыт эчендә татар эстрадасында билгеле бер эз калдырдык дип уйлыйм. Тормышны һәм үземне тирәнрәк аңлау өчен, университетта укып, психолог белгечлеге алдым. Театр студиясендә балалар белән үземнең театрымны төзим, монда дуслык, үзара ярдәмчел, ихлас мөнәсәбәтләр урнашты. Чын театр коллективының шундый булуын телим. Бу минем хыялым иде, тормышка ашты. Бәхеткә, матур нәтиҗәләребез дә бар.

– Сез телевизион спектакльләрдә, татар киносында уйнадыгыз. «Язмышлардан узмыш юк икән» яисә «Өч аяклы ат»тагы рольләрегезне күпләр хәтерлидер…

– Әйе, мин кечкенәдән кинога төшәргә теләдем. Бу теләгем дә тормышка ашты. Ә бит кино артисты булу бик авыр эш. Мин театр сәхнәсендә үземне күпкә әйбәт, ышанычлы хис итәм. Кинода уенның чамасын белү кыен. Эмоциональ халәтне дөрес билгеләү җиңелдән түгел, ясалмалылык белән арттырып җибәрү арасындагы чик бик юка. Кино бер тапкыр гына экранга чыга, үзеңне карап кына нәрсәнедер үзгәртеп булмый. Бу яктан театрда җиңелрәк, анда уйный-уйный шомарасың, рольнең асылына тирәнрәк төшенә барасың.

– Сәхнәдә образ ничек туа, аныңберәр сере бармы?

– Рольгә керү, образ тудыру һәрвакытта да бертөрле генә була алмыйдыр. Һәр артистның үз юлы, үз алымнары. Рольгә алынганда мин башта куркып калам, аннары геройның яшәеш фәлсәфәсенә төшенгән саен, үземне иркенрәк хис итә барам. Спектакль алдыннан үзем генә калып, уйлануларга бирелә идем. Күңелемнән өлкән буын артистлар белән сөйләшәм. Алар монда эшләгәннәр, театрның һәр җирендә бөекләрнең эзе бар. Мин рухларына дога кылам, үземне шулай уенга әзерлим. Аларның рухы карап торадыр кебек, бу җаваплылык хисе өсти иде. Мин театрыбыз бинасын бик яратам. Бу тарихи бина җанга рәхәтлек бирә, анда үзгә бер серлелек бар кебек. Тагын бер мисал китерим. «Сүнгән йолдызлар»да Сәрвәр ролендә уйныйм. Әлеге образ гаять фаҗигале, кыз язмышына җан сыкрана. Шул вакытта минем әбием үлде, бертуган энем 20 яшендә фаҗигагә юлыкты. Әлеге хәлләр күңелемне җәрәхәтләде, мин кеше фаҗигасен, шул исәптән Сәрвәр җанын тирәнрәк аңлый башладым. Гомумән, артист уены өчен иң кирәге табигыйлек, чын күңелдән уйнау, тамашачы ясалмалылыкны бик тиз сизеп ала һәм аның уенга күңеле суына.

– Артистның кайсы рольдә уйнавын режиссёр хәл итә. Сез театрда үзегезне ничек таптыгыз?

– Вакыт үткән саен, рольне режиссёр бирми, ул үзе сине эзләп таба икән, дигәнгә ышана башладым. Театр дөньясында «Вакыт–пьеса–артист–режиссёр» дигән төшенчә бар, ягъни вакыты җиткәч, артист үзен күрсәтә, аны режиссёр да күреп ала. Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтында мин Рәшит Заһидуллин төркемендә укыдым. Камал театрының баш режиссёры Марсель абый Сәлимҗанов та имтиханнарны калдырмый, театрга килеп, без куйган өзекләрне карап бара, безнең курска аеруча игътибарлы булды. 4 курста укыганда Фәрит абый Бикчәнтәев туктатып, Марсель абыйның мине, укуны тәмамлагач, театрга эшкә чакыру теләген әйтте. Кызганыч, шул елны ул вафат булды. Әмма Камал театры директоры Шамил абый Зиннуров мине чакырып алды һәм «Җанкисәккәем» спектаклендә Җәмиләне уйнаучы Эльвира Садриеваның чит илгә китәргә җыенуын әйтеп, әлеге рольдә уйнарга тәкъдим итте. «Зәңгәр шәл»дә Мәйсәрә ролендә уйнау мөмкинлеген дә әйтте. Ә ул вакытта Тинчурин театрының баш режиссёры Рәшит Заһидуллин музыкаль театр оештыру теләге белән йөри. Музыка училищесыннан килгән булгач, ул мине әлеге театрда күрергә теләде. Бераз икеләнеп йөргән вакытта, танышым, Камал театры артисты, киңәш бирде: «Әгәр тизрәк таныласың, академия театры сәхнәсендә уйныйсың килсә, Камал театрына кил, ә инде кешелек мөнәсәбәтләрен саклап, яңа режиссёрның өметләрен аклыйм дисәң, Тинчурин театрында кал». Мин Тинчуринны сайладым. Театр минем икенче өемә әйләнде. Дистәләгән рольдә, бигрәк тә җырлы-музыкалы спектакльләрдә уйнап, үз тамашачымны таптым. Мин Ходай биргән әлеге язмыштан канәгать. Безнең драматургиядә урта буын хатын-кыз образлары бик аз. Авторлар күбрәк яшьләр һәм өлкән буын карчыклар турында яратып яза. Шуңа да соңгы вакытта аз уйныйм. Минем бүгенге төп ролем – гаиләдә ӘНИ! Ә ул исә ир хатыны, өйдә хуҗабикә булу белән дә бәйле.

– Сез уйнаган геройлар язмышы шәхси тормышыгызга йогынты ясыймы?

– Уйнаган геройларым барысы да миндә яши. Алар тормышның төрле якларын күрергә, аңларга ярдәм иттеләр. Хәзер дә вакыты белән минем эш-гамәлемә, уй-фикеремә йогынты ясыйлар. Рольне тиешенчә уйнау өчен, аны бөтен җаныңтәнең белән аңлау, тою, шул халәтне кичерү кирәк. Хәтерлим, 1999-2000 еллар сезонында «Сүнгән йолдызлар» спектаклендә уйнадым. Әле дә сагынып искә ала торган ул составта Роза апа Хәбибрахманова, Нурия апа Вәлиева, Шамил Фәрхетдинов, Ирек Әхмәтханов һ.б. уйнады. Онытылмас мизгелләр!..

– Сәхнәдә бергә уйнаган коллегалар белән мөнәсәбәт спектакльгә йогынты ясыймы?

– Яшьрәк вакытта мин спектакльдә кемнәр уйнавына, сәхнә янында яисә артында кемнәр карап торуына игътибар итә идем. Шуның аркасында каушап калган, рольгә кереп китә алмыйча азапланган чаклар да булды. Бу, беренче чиратта, өлкән буын артистлар алдындагы җаваплылыктан иде, күрәсең. Мин бүген дә талантлы артистларга сокланып яшим. Алар минем өчен кул җитмәслек биеклектә кебек. Очрашканда үземне уңайсыз хис итәм, бер шәкерт хәлендә калам. Сәхнәдә уеннарын күргәннән соң, киемнәрен салып гади кеше булып калуларына ышана алмый йөрим. Моны хәзер дә кичерәм. Кайвакыт башка артистлар алдында уңайсызлану була иде. Сәрвәр ролендә уйныйм, ә миңа караганда алданрак театрга килгән артистлар Миләүшә Нәҗмиева, Илсөяр Сафиуллина, Лилия Мәхмүтовалар икенче пландагы рольдә дип борчылам, үземне уңайсыз хис итә идем. Хәзер мин тамашачы өчен уйнаганымны ачык аңлыйм. Аларда теләктәшлек тапканда көчем арта, дәртләнебрәк уйныйм.

– Тинчурин театрының татар сәнгать дөньясындагы урынын ничек бәялисез? Музыкаль театр булдыру идеясенә ничек карыйсыз?

– Әйе, Тинчурин театрына 80 ел! Аның гаҗәеп матур традицияләре бар, халкыбызга күрсәткән хезмәтен санап бетергесез. Студент елларыннан әлеге театр сәхнәсендә кайнадым. Безнең театр бит электән музыкаль театр иде. Оркестр чокыры булып, анда музыкантлар уйнады. Мин үзем дә күпмедер вакыт хормейстер булып эшләдем. Без беренче тапкыр «Башмагым»ны опера либреттосы варианты буенча драма әсәре итеп сәхнәгә чыгардык. Анда труппа хоры өч тавышка җырлады. Спектакль 12 ел барды. Мин театрыбызның миллилеген саклап калуын телим. Тинчурин театры милли театр утравы булып калсын иде. Читтән килүчеләр, һәртөр кунаклар өчен дә без миллилегебез белән кызыклы. Ә бит театрлар бер-берсенә охшый башладылар. «Зәңгәр шәл»нең үзгәртелмичә куелуын хуплыйм. Шулай булырга тиеш… Классиканы, аерым алганда, «Гөлшаян»ны, «Назлы кияү»не үзгәртеп кую минем өчен бәхәсле. Ә инде музыкаль театр булдыруга мин һич тә каршы түгел, әмма кайда һәм ничек дигән сорау калка. 80 еллык тарихы булган театр бинасында ике төрле труппаны кушарга ярамый дип саныйм. Безнең үз өебез бит бу, бер гаилә булып яшибез. Тагын бер яңа гаилә килеп кушылса, ул иҗатка да, гомум мохиткә дә йогынты ясамый калмый. Ә инде театрны эчтән камилләштерү кирәк, анысы икенче нәрсә…

– Татар театрының бүгенге хәле ничек? Соңгы вакытта кемнәрнең эше аеруча көчле тәэсир итте?

– Театрлар тормышы белән кызыксынып яшим. Фестивальләрне карап, яңа алымнар белән танышып барырга тырышам. Яшь режиссёр Айдар Җаббаров эшләрен бик яратып кабул иттем. Камал театрында «Агыла да болыт агыла» ны карап, андагы аң-акылга йогынты ясый торган алымнарны, музыканы күрептыңлап гаҗәпкә калдым. Инде менә Г.Исхакый әсәрләре буенча «Тормышмы бу?» сәхнәгә куелды. Спектакльдән мин икенче кеше булып чыктым. Ниһаять! Исхакыйны ничек җыйган бит?! Соклангыч! Заманча спектакль, кино караган кебек карала. Образлар, артистлар уены, ул мизансценалар… Шәп бит!

Г.Кариев театрындагы яңарышка да сөенеп бетә алмыйм. Яңа директор Гүзәл Сәгыйтова – чын мәгънәсендә театр белән яши торган кеше. Ә инде Нурбәк Батуллин үзе үк бер табыш. Аның эзләнүләре күпләргә этәргеч бирәчәгенә шикләнмим. Әлеге яшьләр янына театр сөючеләр, төрле буын тамашачылар да тартыла.

– Зөлфия, Сезнең шәхси тормышыгыз белән кызыксынырга рөхсәт итегез. Сез оптимистмы, ялгызлыкка ничек карыйсыз?

– Хатын-кыз буларак төрле халәттә булам. Өмет хисен сакларга тырышам, әмма вакыты белән депрессиягә дә биреләм инде. Без артистлар сәхнәдә уйнап, энергия таратабыз. Тамашачы белән кайвакыт урыннарны алмаштыру да була. Кыен вакытта мин үз почмагыма кереп качам, шунда үзем генә калып уйланам, тынычланам, үз халәтемә кайтам. Ә инде өйдә вакытта үзебезнең Имәнлек урманына чыгам, каен агачларын кочаклап йөрим, кайвакыт исә, фортепиано артына утырып, көй чыгара башлыйм.

– Ир-ат һәм хатын-кыз идеалы сезнең өчен нинди ул?

– Минем өчен ир-ат идеалы булып ирем Тәлгат тора. Ул ышанычлы, тормышта таянычым. Ир-ат мәрхәмәтле һәм үз эшенең остасы булсын, хатын-кыз эшенә тыгылмасын. Хатын-кыз исә күбрәк үзенең гаиләсе, ир-аты өчен яши. Ул шат күңелле, назлы, акыллы, ирен аңлый белергә тиеш дип саныйм.

– Сезнең өчен акча нәрсә ул?

– Минем өчен акча – ирек! Мин ниндидер байлыкка омтылмадым, әмма акча теләкләремне тормышка ашыру, үземне кеше итеп хис итү өчен кирәк. Ул – тормышның нигезе. Яраткан эшеңне мавыгып һәм булсын дип эшләгәндә нәтиҗәсе дә була, акча да табыла. Без совет чорында туып үстек, идеалистлар идек. Институтта укыганда акча, матди байлык мәсьәләсендә дөньяга күзебезне ачучы Казбек Таҗи улы Гыйззәтов булды. Рәхмәт аңа!

– Бүгенге тормышка мөнәсәбәтегез ничек? Сезгә яшәве кызыкмы? Нәрсә белән мавыгасыз?

– Миңа яшәү кызык, һәрнәрсәдән ямь һәм тәм табып яшәргә тырышам. Тормышта үзеңә дөрес бәя бирү мөһим. Үзеңне табып, кирәкмәгән әйбердән, уйлардан, теләкләрдән арынгач, яшәешкә башка күзлектән карый башлыйсың. Мин хәзер табигатькә якынаям, чиста хәләл ризык ашарга тырышам. Актив тормыш белән яшим, бассейнга йөрим, шашка уйныйм. Театрларда эшләүче хатын-кыз артистлар арасында шашка буенча ярышта җиңеп чыкканым бар. Мин тормышны, кешеләрне яратам, артист буларак аларны өйрәнәм. Кешене тыңлый белү дә осталык. Минем белән ачылып китеп сөйләшүчеләргә, фикердәш булучыларга сөенәм. Кеше бит күңелендәгене сөйләп бушана, тынычланып кала, аңа рәхәт булып китә. Кешегә шатлык китерүдән дә зуррак тагы нәрсә бар?!

Әңгәмә «Сәхнә» журналының 2019 елның апрель санында бастырылды, http://sahne.ru/news/zhurnalda-ukygyz/i-elek-min-khatyn-kyz

Автор – Әлфәт Закирҗанов;