90 СЕЗОН

Яңалыклар

Залда врач бармы?

 

Врач Илдус Лотфуллинның рецензияләр рубрикасы.

Тинчурин театрында баручы «Карурман» спектакле – төрки темага ясалган

зур һәм мавыктыргыч фэнтези. Шул кадәрле зур итеп ясалган ки, ни 2 сәгать

вакытка, ни сәхнә мәйданына сыймый торган.

Барып торасымы, дип сорасагыз, барасы, дип уйлыйм.

Матур ул, беренчедән. Декорациясе бай ясалган, ут техникасы да югары

бәягә лаек. Сәхнәдеге конструкция бер яктылыкка, бер шәүләгә күмелеп, бер

хан чатырына, бер ат абзарына әверелеп тора. @junamusicband музыкасы

йөрәкне җилкендерә. Урыннарны сәхнәгә якынрак алыгыз – актерларның

костюмнарын якыннан күрү үзе ни тора.

Актерларга да афәрин: ат чабышы, зөфаф киче (никах төне) куелышы, варвар

шаһзадәнең хан сараена кияү булып төшү сәхнәсе… Ул үлемнәр, ул золым!

Ышанам, эпос бу, диясе генә кала.

Спектакль – текст авторларының төпле хезмәт җимеше ул. Ниятләре иң

югары бәягә лаек: безнең борынгы тарихыбызны аңлаешлы формада

күрсәтергә теләгәннәр. Бай төрки мифология Толкиен шикелле «Властелин

колец» язып, шуның белән миллион доллар эшләячәк авторны һаман да көтә

ич әле.

Әмма барысы да ал да гөл түгел бу спектакльдә.

Әллә ничек бик чуар булган, артык күпертелгән. Сәхнәдә 23 актер уйный.

Репликаларның һәрберсе аерым бер акт булырлык, тик була алмый – вакыт

юк. Авторлар «һәр драма Шекспирга бер ишарә булырга тиеш», дигәнне

әйбәт беләләр булса кирәк. Вакланып тормаганнар, Шекспир тулысы белән

сыйган пьесага: «Гамлет» та, «Король Лир» да, «Ромео һәм Джульетта» да

бар монда. Кыскасы, бер спекталь эченә тутырылган «Игра престолов» бу.

Күп серияле спектакль ясарга була.

Тагын бер әйбер бар: үзем никадәр генә татар теленә кергән гарәп-фарсы

сүзләрен яратсам да, театрда «гасабилану», «сафсата», «нәҗес» кебегерәк

сүзләр авыррак ишетелә. Катлаулы лексика өчен ике куллап тавыш бирәм,

ләкин сәхнәдән мондый сүзләр ишетелмәгән сыман була. Артык кыен

түгелме бу?

Ә бәлки менә шундый зур һәм катлаулы булу киресенчә дөрестер? Юкка

гына зур әйбер турында яшьләр «эпик булган» димидер бит. Эпос – эпос

инде, Саурон күзе кебек олы, Гендальф сакалы шикелле озын.

  1. Билетта 16+ язган булса да, 6 яшьлек кызым Мәрьям белән күзебезне

учыбыз белән бер тапкыр гына капладык.

Уй (режиссер идеясе): 8/10

Тамаша (актерлар, музыка, сәхнә): 8/10

Сценарий: 5/10

Спектакль белән кушылу (ризалашу): 6/10

Кабат барам: 3/10