90 СЕЗОН

Яңалыклар

Ел нәтиҗәләре

2022 ел Тинчурин театры өчен кайсы вакыйгалар белән истә калачак? Барлык максатларга да ирешеп булдымы?  362 спектакль уйналган, 77 884 000 мең тамашачы килгән.

Узган елда 8 премьера чыгардык. “Ал яулык, зәңгәр шәл” опера спектакле “Алтын битлек” конкурсында мактауга лаек булды. Театрыбызны оештыручы драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгын зурлап билгеләп уздык. Тинчурин тәрҗемә иткән “Хан кызы Турандык” спектаклен аның туган көнендә тамашачыларга тәкъдим иттек.

Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына “Кара пулат” операсын торгыздык. Опера халыкара “Алтын Трезини” конкурсында дипломант булды.

“Пушкин картасы” белән актив эшләдек. “Пушкин картасы белән билет ал һәм смарт-сәгать, телефон, пылесос, авиабилет от!” акциясен оештырдык. Шулай ук мобилизациягә эләгүчеләргә һәм аларның балаларына концертлар, тамашалар әзерләдек.

Театр аеруча балалар белән эшләүгә зур игътибар бирә. 23-29 декабрьдә, 4, 6 гыйнвар көннәрендә балаларга Чыршы бәйрәме ясадык. Бәйрәмгә Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары килде, алар нәниләр белән аралашып, аннары “Тылсымлы арена” белән “Асылкош” спектаклен карарга озатты. Шул  рәвешле  яңа буын тамашачыларыбызны үстерәбез.