90 СЕЗОН

Яңалыклар

Дмитрий Данилов белән очрашу!

15 нче сентябрь, 14.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында, рус язучысы, драматург һәм шагыйрь Дмитрий Данилов белән “Из прозаиков в драматургии: опыт успешного дебюта” дигән темага кызыклы очрашу үтте. Очрашуда театр артистлары, язучылар, тәнкыйтьчеләр, студентлар катнашты. Чараны театр тәнкыйтьчесе, “Алтын битлек” Россия милли театр премиясе экспертлар советы әгъзасы Нияз Игъламов алып барды.