90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Дети едины” хәйрия фонды әниләре бездә кунакта!

28 нче апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры чакыруы буенча “Дети едины” хәйрия фонды әниләре “Утка очкан күбәләктәй…” романтик драмасын карады. Хатын-кыз җаны һәм соңлап килгән мәхәббәтнең татлы да, ачы да икәнлеге хакындагы спектакль кунакларыбыз күңеленә хуш килде.