90 СЕЗОН

Яңалыклар

Дастаннар турында сөйләштек

Бүген Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә  “Дастаннар” темасына дискуссия узды. Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, тарихчы Искәндәр Измайлов, әдәбият  һәм фольклорны өйрәнүче белгеч Лилия Мөхәммәтҗановалар чыгыш ясады.

Дастанның башка жанрлардан ниләр белән аерылуы, иң танылган “Идегәй” дастанының ничә варианты иҗат ителгән булуы хакында сөйләштеләр.  Аннан тыш әдәбиятта тагын ниндиләре билгеле булуын да искә төшердек. “Идегәй” дастанының бүгенге көндә актуальлек дәрәҗәсе  турында да сүзләр булды.  Сорау бирүчеләр шактый булды. әлбәттә, теманы сәгать ярым вакыт эчендә генә колачлап бетереп булмый. Әлеге темага әңгәмәләр дәвамлы булыр.

Тинчурин театры матбугат үзәге