90 СЕЗОН

Яңалыклар

Дала кызы (Автор – Миләүшә Галиуллина, Чыганак – “Мәдәни җомга” газетасы)

Язмыш татар баласын кайларда гына йөртми дә, кайларга гына китереп чыгармый. Бүген 80 меңләп милләттәшебез Әстерхан өлкәсендә гомер кичерә. Идел Каспий диңгезенә койган бу урын элек-электән татар җирләре булган. Биредә скифләр, һуннар эзләре калган. Каспийның бер исеме – Хәзәр диңгезе дә каян килеп чыкканы аңлашыла булыр. Тарихта бу диңгезнең Сарай исеме дә сакланып калган.  Галимнәрнең әйтүенә караганда, 1242-1246 елларда Батый хан бирегә Алтын Урданың башкаласын күчергән һәм Рим белән Парижның да нибары утызар мең кешесе булган заманда, Сарай Батуда җитмеш биш мең кеше яшәгән. Шундый көчле, зур Сарай Батуның билгеле бер вакыт аралыгында диңгез исеме булып китүе гаҗәп түгел.

1556 елда Әстерхан ханлыгы алынгач, хан сарайлары, бабаларыбызның кабер ташлары нигезендә чиркәүләр калка. Әмма күп еллар үткәч, XX гасыр башында бу җирләрдә кабат татар рухы яңара һәм Казан, Оренбург, Уфа кебек үк, Әстерхан да зур татар үзәгенә әйләнә. Биредә типографияләрдә татар китаплары нәшер ителә, дистәләрчә исемдә газета-журналларыбыз чыга. Һәм, әлбәттә инде, театр барлыкка килә. Беренче спектакль 1907 елның 13 гыйнварында уйналса да, татар театрының аякка басуы озак елларга сузылачак. Иске фикерле муллалар, патша жандармериясенең эзәрлекләве һәм цензура кысуы аркасында театр түгәрәге әллә ничә мәртәбә таралып, кабат оешачак.  Габдулла Кариев җитәкчелегендәге “Сәйяр” труппасы, гастроль белән шушы якларга килеп чыккан Мохтар Мутин, Зәйни Солтановлар Әстерхан артистларына көч, куәт өстиячәк.

1928 елда Әстерхан теат­ры яңадан туа һәм аның беренче баш режиссеры булып Кәрим Тинчурин эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач, труппа кабат таркала, 1960 елларга кадәр филармония каршындагы театр бригадасы булып, аннан соң халык театры сыйфатында эшли. Иҗат юлларын Әстерханда башлаган актерларның даны еллар үткәч, еракларга тарала. Мәрзия Әдһәмова-Даутова, мәсәлән, Бакудагы Әзәрбайҗан театрына күчә, СССРның халык артисты дәрәҗәсенә һәм СССР дәүләт бүләгенә ирешә. Тагын бер артистка Гөлчәһрә Байкина Бакуда – әзәрбайҗан, Сәмәрканд, Бохара, Ташкентта үзбәк театрларының аякка басуына булышканнан соң, Казанда Татар академия театрында иҗат итә. Иҗат юлын Әстерханда башлаган Әзәл Яһудин Казанда нәфис сүз остасы булып таныла. Һәм татар сәнгатендә тирән эз калдырган тагын дистәләгән Әстерхан артисты исемен мисал итеп китерергә мөмкин булыр иде. Алар салган юлдан менә инде илле елдан артык Татарстанның халык артисты Зөләйха Хәкимҗанова атлый. Ул К.Тинчурин театрында дистәләрчә онытылмас образлар иҗат итте. Театр күчмә тормыш алып барган иң авыр елларда да сәнгатькә тугры калды. Бүген матур гомер бәйрәмендә без Зөләйха ханымга бөтен сәнгать сөючеләр исеменнән зур рәхмәт ирештерәбез.

Әтисе Рәфыйк Хәкимҗанов, бик яшьли ятим калу сәбәпле, төгәл генә кая туганын белмәгән, Казан тирәсендәге бер авылда дөньяга килгәнмен, дип сөйли торган булган. Бөек Ватан сугышы башлангач, бертуганы Әнвәрне фронтка, Рәфыйкны исә Сталинградка хәрби заводка алып китәләр. Каһәр суккан сугыш үксез сабыйларның да җелеген әнә ничек суырган. Сугыштан исән-имин әйләнеп кайткач, Әнвәр абыйсы сөйгән яры янына Әстерхан якларына бара, шунда тормыш кора. Тора-бара энекәше Рәфыйкны да үз янына китертә. Шунда егет Раузаҗан исемле чибәр ногай кызына өйләнә. (Ногайлар – шул ук татарлар). Һәм озакламый кызлары Зөләйха дөньяга аваз сала. Авыллары Ярлы Түбә Әстерханнан җиде чакрым ераклыкта Нариман районында урнашкан. Халкы бик ярлы икән, димәгез, авылның исеме биредәге тау­лыклар белән бәйле. Рәфыйк абый клуб мөдире булып эшли, Рауза апа аңа кичәләр оештырырга, билет сатарга булыша. Гадәттә артистлар кечкенәдән сәнгатькә тартылуларын искә алып сөйли. Зөләйханы исә, киресенчә, әтисе елата-елата балалар рольләрендә сәхнәгә чыгара торган булган. Кыз ояла, каушый, спектакльдә катнашмас өчен сәбәп табарга тырыша, әмма әтисе кушкач, тыңламыйча да булдыра алмый. Тора-бара иҗат эше үзенә дә ошап китә. Шулай да артистка булу уе башына да килми. Кызның язмышын Әстерхан халык театры хәл итә. Бервакыт мәдәният йортында сипләү эшләре башлангач халык театры шәһәрдән Ярлы Түбәгә күченә. Рәфыйк абый  кызын  халык театрына кушылырга үгетли. Шулай Зөләйха чын артистка булып китә. Халык театрында сигез ел иҗат итә һәм шул арада читтән торып Әстерхан мәдәни-агарту училищесының   СССРның халык артисты Яков Образцов җитәкчелегендәге режиссерлар әзерләү бүлеген тәмамлый. Театрның артисты Сылу ханым Досаева Зөләйха туташка һичшиксез Казанга барырга, үзен профессиональ сәхнәдә сынап карарга киңәш итмәсә, бәлки, әле хәзер дә Әстерхан халык театрында уйнар иде… Ул вакытта Сылу ханымның кызы Земфира Досаева күчмә театрда тамашачылар мәхәббәтен яулап һәм җитәкчелекнең хөрмәтенә ирешеп өлгерә. Шуңа күрә Әстерхан кызы Зөләйхага күчмә театрга урнашу җиңел була. Килүгә үк актрисага Марсель Хәким улы Сәлимҗанов куйган “Ике хуҗаның хезмәтчесе” спектак­лендә катнашу бәхете елмая. Тора-бара М.Сәлимҗанов күчмә театрда тагын ике әсәр – “Ташкыннар” һәм “Әни килде” драмасын сәхнәләштерә. Аларда да З.Хәкимҗановага рольләр башкарырга насыйп була. Беренче көннән үк талантлы режиссерның ышанычын яулау бөтен артистларга да бирелми. Ә күренекле режиссерлар Празат Исәнбәт, Рабит Батулла, Равил Тумашев, Марсель Җаббаров һәм Рәшит Заһидуллин актриса талантының яңа кырларын ача.

Эссе Әстерхан якларында чәнечкеле үләннәргә кадалып, елан, бака, йодрык кадәр кара кортлар, җирәнгеч тарантуллар янәшәсендә үскән кызга Казан оҗмах бакчасыдай гүзәл тоела. Яшеллек күзләрен иркәли. Идел дулкыннарының шаулавы музыка булып ишетелә. Казансу елгасының салмак агышы күңелен тынычландыра. Кабан күле өстендә алсуланып аткан таңнар йөрәген җилкендерә. Шулай да һәр адәм баласына туган-үскән җире кадерле. Зөләйха ханымның авылларындагы гадәт-йолаларны, бала чагын, үсмер кыз вакытларын исенә төшереп сөйләве дә сагыну, юксыну хисләре белән сугарылган иде. Ярлы Түбә авылында элек-электән туйлар матур үткән. Туйда Саратов гармонында, скрипкада, кабал дип йөртелгән бәрмә музыка уен коралында уйнау гадәте бүген дә саклана икән. Кыз бирнәсе бирү гадәте дә югалмаган. Егет ягы кияүне яшәү урыны – йорт яки фатир белән тәэмин итәргә тиеш булса, кыз ягына шул тору урынын энәсеннән җебенә кадәр тутыру мәҗбүри. Кыз бирнәсенә, күпләребез уйлаганча, кул эшләре генә түгел, телевизор, суыткычтан алып кашык-тәлинкәгә кадәр – барысы да керә. Кәләшне баш-аяк киендерү дә – әти-­әнисенең бурычы. Яшьләрне электән ярәшеп кавыштырганнар. Ярәшеп өйләнешүчеләр бүген дә очрый икән. Бөтен рәвеше-килбәте шул ук булса да, аларда Сабан туе “Алтын багана” дип атала. Анда ат чабышларыннан кала бөтен ярышлар бар. “Бездә ат асрамыйлар, мин бала чакта дөяләр тоталар иде, хәзер алар да бетте”, – дип сөйләде Зөләйха ханым. Элек куй асраучылар да күбрәк булган. “Куйның арт санында мае була. Шул майны кара чәйгә салсаң, бер дигән тәмле вә туклыклы сый килеп чыга. Кара чәйне икенче төрле такта чәй яисә калмык чәе  дип тә йөртәләр. (Элиста бездән 250 чакрым ераклыкта гына урнашкан). Ул чәй үләннәрдән ясала. Әстерханга кайткан саен, әле һаман такта чәе алам”, – дип, дала үләннәренең хуш исен сулагандай күзләрен йома-йома хыялга бирелеп бәян итте З.Хәкимҗанова. Милли ризыклар турында сөйләп киткәч,  корсакта бүреләр улый башлады.  Борай ярмасы һәм иттән пешерелгән ногай бәлеше, чикләвек бәлеше, пәхләвә,  катланчык исемле татлы ризык, дөгесез кабак бәлеше, май белән бөтнек кайнатмасына манып ашый торган бәрәңге пилмәне (бөтнекне аларда патрач диләр), тагын әллә нинди хикмәтле ризыклар әзерләп сыйланалар икән. Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә өстәлгә өйдә нәрсә бар – барысын да тезәләр, өстәл өч көн буе җыелмый, каплап кына куела,  күрше-күлән, туган-тумача берсе китә, икенчесе килә тора, ди. Бәйрәмнәрне бүгенгәчә шулай озаклап, тәмләп үткәрәләр икән…

Ногай теле безнең сөйләмнән аерыла, тыңлап ияләшмәгән кеше аны беренче ишеткәндә аңламаска да мөмкин. Әмма күчмә театрга эшкә килгәч, Казан артистлары З.Хәкимҗанованың үзебезчә матур, йомшак  итеп сөйләшүен ишетеп гаҗәпләнүләрен белдерә.  Клуб мөдире булып эшләгән вакытта әтисе Рәфыйк абый Казаннан татар газета-журналлары яздырып ала, татар китаплары кайтарта торган була. Зөләйха шуларны барысын да укып үсә. Ярлы Түбә авылының Әстерханнан ерак түгел урнашуы да ярдәм иткәндер.

Кара күзле, энҗе тешле, дулкын чәчле  Әстерхан кызы  барыннан да бигрәк Әтнә егете Вазыйхның күңелен шул тәм-томнары һәм йомшак теле белән яулагандыр да әле. Вазыйх күчмә театрда егерме ел шофер булып эшли. Хатынын ни дәрәҗәдә яратса, аның һөнәрен дә шулкадәр хөрмәт итә, иҗат өчен бөтен шартлар  тудыра, көнләшеп теңкәгә тими. Актрисалар өчен шуннан да зуррак бәхет бармы икән?! Бердәнбер кызлары Энҗе – модель­ер. Кечкенәдән ногай бәге Йосыфның кызы  Сөембикә турында хикәятләр тыңлап үскәнгәдер инде, З.Хәкимҗанова гомере буе сәхнәдә ханбикәбезне җанландырырга тели. Әмма ул яшьрәк чагында милли тарихыбызны сәхнәгә күтәрергә ярамый иде. Азатлык җилләре исеп куйгач кына, Идегәй- Сөембикәләребезгә сәхнәгә юл ачылды. Ул вакытта инде режиссерлар яшьрәк актрисаларга өстенлек бирде. Ә шулай да Зөләйха Хәкимҗанова хыялын тормышка ашыру әмәлен тапты, 55 яше уңаеннан куелган иҗат кичәсендә Сөембикә-ханбикә турында спектакльдән бер өзек уйнап күрсәтте. Шул вакытта аны кызы Энҗе баштан аяк киендерде. Энҗе теккән милли костюм актрисаның шомырт кара күзләренә бик килешеп тора иде.

Рәфыйк абый алдан  киләчәкне күреп, кызын Зөләйханы театр сәхнәсенә этеп чыгарган, диярсең. Үзе күптәннән гүр иясе инде. Шулай да өч баладан берсенең булса да ата-бабалары кендек каны тамган туфракка басып йөрүенә рухы шаттыр. Язмыш, дүңгәләкләрне куган дала җиле сыман, татар балалары белән ничек кенә уйнамасын, милли тормышыбыз барыбер үз эзенә, үз тамырына кайта, кайтачак, кайтырга тиеш!

Автор – Миләүшә Галиуллина;

Чыганак – “Мәдәни җомга” газетасы;

http://madanizhomga.ru/news/shn/dala-kyzy