90 СЕЗОН

Яңалыклар

Гөлнара Сабированы туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 10 нчы февральдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының бина буенча инженеры САБИРОВА ГӨЛНАРА ГАББАС кызының туган көне.

Хөрмәтле Гөлнара Габбас кызы! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!