90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында “ТЕАТР – ALL INCLUSIVE” гала-концерты узды

26 нчы апрель, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көне һәм 2019 ел – Театр Елы уңаеннан, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры “Ак Барс Созидание” Хәйрия фонды белән берлектә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен театр студияләре Республика фестивале – “Театр – All Inclusive” гала-концерты уздырды. Нәни дусларыбызның чыгышларын Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артисткасы Ләлә Миңнуллина, Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева һәм театрыбызның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова бәяләде.
Чара башланыр алдыннан, фойеда, театрыбызның яшь талантлы артистлары Гүзәл Галиуллина һәм Салават Хәбибуллин мастер-класс үткәрделәр. Зөлфия ханым театрыбыз репертуарында барган, нәни дусларыбызның яратып өлгергән спектакльләре – “Сөй гомерне!”, “Әкият китабы”, “Шүрәле Оnline” спектакльләре белән таныштырып узды, ә Кадрия ханым Фәйзетдинова һәм Юлия Выборнова исә нәни кунакларыбыздан чын әкият геройлары ясады. Оркестр уйнаган җанлы милли көйләр, укучылар иҗатыннан күргәзмә бәйрәм рухын тагын да тулыландырып, ямьләндереп торды.

DSC_2281 DSC_2290 DSC_2302 DSC_2295 DSC_2784DSC_2774 DSC_2629 DSC_2553 DSC_2475 DSC_2339 DSC_2425