Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды.Бүген коллектив Исламия Мәхмүтованың «Син бит минем бергенәм» пьесасын сәхнәләштерүгә кереште. Спектакльнең режиссеры — РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы — Исламия Мәхмүтова. Премьера 21, 22 нче декабрьдә көтелә.