90 СЕЗОН

Яңалыклар

КАЗАНДА КӘРИМ ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ IX ХАЛЫКАРА МИЛЛИ ДРАМАТУРГИЯ ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕ БАШЛАНДЫ

Бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Кәрим Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия театр фестивален ачу тантанасы узды. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе – Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов үзенең чыгышында барлык килгән кунакларны, катнашучыларны һәм тамашачыларны фестиваль ачылу белән котлап узды. “Бөек әдип – Кәрим Тинчурин исемен йөрткән әлеге фестивалебез елдан-ел популярлаша һәм яңадан-яңа шәхесләрне ача”, — дип билгеләп үтте Фәнис әфәнде.
Быел фестивальдә – Татарстан, Марий-Эль, Дагыстан, Абхазия театрлары үзенең милли әсәрләрен күрсәтәчәк. Катнашучыларга – фестивальнең күркәм символы – “Бәллүр Кәрим” статуэткасы тапшырыла.
Фестивальнең беренче көне – Кәрим Тинчуринның (И.Гали инсц.) “Соңгы әсәр” (реж. Р.Заһидуллин) спектакле белән ачылды.