90 СЕЗОН

Яңалыклар

Владимир Кантор белән очрашу!

16 нчы сентябрь, 13.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин театры музеенда быелгы Фестивальнең төп үзенчәлеге булган тематик очрашулар “Петербургский театрал” журналының баш редакторы, Санкт-Петербургның “Золотой Софит” Югары театр премиясенең экспертлар советы әгъзасы, “Идея-клуб” белем бирү проектының кураторы Владимир Кантор белән дәвам итте. “Театральная пресса. Опыт Петербурга” дип исемләнгән темага сөйләшү барышында ул театр сәнгатен басма матбугатта яктырту буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.