90 СЕЗОН

Яңалыклар

Бөек Ватан сугышы елларында театр…

Бөек Ватан сугышы елларында театрыбыз артистларының бер өлеше фронтка китә. Ләкин никадәр авыр булса да, театр үзенең эшен туктатмый. Ул вак группаларга бүленеп үзенең изге эшен үтәп йөрүен дәвам итә.
Бөек Ватан сугышы чорында театрның репертуарында Р.Ишморатның «Кайту», Т.Гыйззәтнең «Төнге сигнал», «Серле казна», Ә.Мәҗитовның «Сөеклеләр», Х.Садрыйның «Партизаннар» һәм М.Әмирнең «Миңлекамал» кебек әсәрләре үзәк урынны алып торалар. Бу чорда театр коллективы спектакльләр күрсәтү белән генә чикләнми, колхозларда урыннардагы материаллар белән зур күләмле стена газеталары чыгара, халык арасында агитмасса эшләре алып бара. Артистлар колхозчыларга яңа килгән газеталардан соңгы хәбәрләрне укыйлар, сугыш эпизодларын кычкырып укуларны оештыралар, яңалыклар белән таныштыра баралар.
Театр коллективы сугыш елларында Совет Армиясе өчен зур хезмәт күрсәтә.Үзенең постановкалары яисә концерт программалары белән коллектив өзлексез агитпунктларда, госпитальләрдә, казармаларда, вокзал һәм елга портларндагы хәрби частьларда чыгышлар ясый. Сугыш елларында аеруча Ә.Мәҗитов, Г.Гыйматов, Х.Исмәгыйлов, Б.Галиуллина, С.Сәгыйтов, М.Рәхмәтуллина, Ә.Мәҗитов, В.Минкина, А.Әхмәтҗанова, С.Хөснетдинова, З.Камалова, В.Минкина кебек артистлар, һичбер төрле эш шартлары белән хисаплашмастан, киң катлау хезмәт ияләре арасында зур культура – сәнгать эше алып бардылар.