90 СЕЗОН

Яңалыклар

Бүген, 17 нче апрель көнне, театрыбызда “Сәхнә” журналы “Сәхнә сере” тапшыруының чираттагы чыгарылышын төшерде

Бүген К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының кунак бүлмәсендә «Сәхнә» журналының махсус проекты «Сәхнә сере» тапшыруының чираттагы чыгарылышы төшерелде.

Тапшыруның кунагы – Татарстанның атказаннан сәнгать эшлеклесе Рабит Батулла. Интервью тиздән «Сәхнә» журналының социаль челтәрләрендә дөнья күрәчәк.