90 СЕЗОН

Яңалыклар

Бүген Хәтер һәм кайгы көне!

Хөрмәтле тамашачыларыбыз! 22 нче июнь – илебез тарихында иң фаҗигале көннәрнең берсе. Нәкъ 80 ел элек күпме кайгы-хәсрәт китергән канкойгыч Бөек Ватан сугышы башланды. Бу көнне, Җиңүне якынайткан ватандашларыбызны, әби-бабаларыбызны, туганнарыбызны онытмыйк.
Бүген театрыбыз, Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, “Нәзер” спектаклен тәкъдим итә. Күренекле драматург Т.Миңнуллинның әлеге әсәре язмышлары аяусыз сугыш елларына туры килгән аерым бер чор кешеләре турында сөйли… Шуңа да сезне, 18.30 сәгатьтә, берәүне дә битараф калдырмаучы “Нәзер” спектаклендә көтеп калабыз.