90 СЕЗОН

Яңалыклар

Бүген татар театрының туган көне!

1906 елның 22 декабре тарихка татар театрының туган көне буларак кереп калган.   116 ел элек нәкъ шушы көнне Казанда халык алдында беренче татар спектакле куела. “Шимбә” татар яшьләре театры “Кызганыч бала” һәм “Гыйшык бәласе” пьесаларын куя. Рольләрдә “Сәйяр” татар труппасы актерлары: Рабига Габитова, Суфыя Колахмәтова, Зәйнәп Саинова, Шакир Мөхәммәтъяров, Әкрам Кайбышев, Шәриф Сүнчәләй һәм башкалар уйный.

Хөрмәтле коллегаларыбызны һәм барлык театр сөючеләрне олуг бәйрәм белән котлыйбыз! Күңелләребездә иҗат уты һәрчак дөрләп торсын.

Бүген татар театрының туган көне! Бүген татар театрының туган көне!
Бүген татар театрының туган көне! Бүген татар театрының туган көне!