90 СЕЗОН

Яңалыклар

Бүген соңгы тапкыр уйныйлар!

Татарстанның атказанган артистлары Рөстәм Гайзуллин һәм Гөлчәчәк Хафизова бүген “Күрәсем килгән иде…” спектаклендә СОҢГЫ ТАПКЫР УЙНЫЙЛАР!
Яңа елдан Алмаз белән Гөлназ образларын театрыбызның яшь артистлары башкарачак!
Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Бүген сезне, 17:00 сәгатьтә, яраткан артистларыгызның уйнауларын карап калырга чакырабыз!
Касса телефоны: 8(843) 238-56-17
Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru/