Яңалыклар

“Бүгеннең чын бөек композиторы: ул бүген яши һәм тынлыкны яза”.

«Шәһәр үзәгендә тынлык эзләп, колакчыннар сүтәм каушый-каушый…» — Лилия Низамова исемле яңа буын шагыйренең бер шигыре шулай башлана.
Шушы ук уй кичә фестиваль кысаларында Мари театры күрсәткән спектакльдә дә яңгырады: «Бүгеннең чын бөек композиторы: ул бүген яши һәм тынлыкны яза». Һәм без аңлыйбыз аны, без барыбыз да тынлыкка мохтаҗ.
«Folks» спектакле — төрле илләрдән лагерьга җыелган егетләр-кызларның (тамаша исеме шулай дип тәрҗемә ителә дә: иптәшләр, егетләр-кызлар, якыннар) төрле телләрдә аңлашуы. Ә аңлашу өчен киртәләр юк, чөнки җир йөзендә яшәүче барыбыз да белгән уртак тел бар: ул — бүгенге көн. Безнең ихтыяҗлар уртак, безнең җирнең тарту көчен җиңеп, очасыбыз килә. Безнең сәнгать — уртак. Без барыбыз да яшь һәм ачык бүген — спектакль утлары кебек тылсымлы һәм геройлары кебек яңгыравык, шат тавышлы. «Мин гомер буе укучыларыма шушы авазны өйрәтергә теләп омтылам», — егетләр-кызларга исе китеп, сәхнәгә менгән мөгаллим җырчы Миңгол Галиевны да нәкъ менә шул яшьлек аһәңе әсир иткән иде. Яшьлек теле.
Спектакльне төгәлләгән җырда шундый юл бар: «Анда, сез бергә үскән җирдә…». Без бергә үскән — Җирдә — рәхмәт тулып кочаклыйбыз М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театрын. Кочаклау да уртак тел бит.