90 СЕЗОН

Яңалыклар

Быел республика театрлары Сабантуенда язучылар да катнаша (“Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова)

«Алар өчен махсус йорт әзерләдек», — диде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.
Апас авылы мәйданына театр коллективлары җыелды. Биредә бүген театраль Сабантуй үтә.

«Быелгы Сабантуйның яңалыгы буларак, язучыларны чакырдык. Алар өчен махсус йорт әзерләдек», — диде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

«Сабантуйны Апас районы администрациясе белән берлектә әзерләдек. Көрәш, уеннар, биюләр, концерт — барысы да булачак. Призлар да бар, көрәш батырына традицион машина куелачак», — диде директор.

Быелгы театрлар Сабантуенда Әлмәт театры өлешчә генә катнаша — театр фестивальдә иде, артистлар җиңү белән кайтыр юлга чыкканнар.

Театрлар Сабантуе 2005 елдан бирле Тинчурин театры инициативасы белән оештырыла.

Автор – Рузилә Мөхәммәтова;

Чыганак – “Татар-информ”, https://tatar-inform.tatar/news/culture/20-06-2021/byel-respublika-teatrlary-sabantuenda-yazuchylar-da-katnasha-5827437

Дата: 20.06.2021