90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Биеклеккә тартылам…» Исламия Мәхмүтова иҗатына штрихлар

Бу исемне атагач, колакта «Кыр казлары артыннан» җыры яңгырый башлый. Юкса йөзәрләгән роль башкарган, иҗатта үзен төрле яктан ачкан шәхес ул. Без иҗатташ дуслары, туганнары, гаиләсе белән «Кыр казлары артыннан» спектакленең уңыш сәбәпләре, әлеге спектакль аша Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова шәхесенең кайбер якларын ачтык.

Көрәшче

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллина өчен апасы Исламия Мәхмүтова – барыннан да бигрәк, көрәшче:

– Тормыш – үзе көрәш. Кеше әгәр шушы тормышта көрәшә икән, нәрсәгәдер ирешә ала, көрәшми икән, юкка чыга. Исламия апа исә бервакытта да агымга иярмәде, киресенчә, каршы бара иде. Бу сүзләрне раслар өчен, бер вакыйганы искә төшереп үтәсем килә. Академия театры күченеп киткәч, бушап калган тарихи бина турында бик күп сүз булды, төрле фикерләр яңгырады. Алар арасында «бу бина күчмә театрга калырга тиеш» дигәне дә бар иде. Ник дигәндә, күчмә театрның үткән юлы, абруйлы тарихы бар. Ләкин берзаман бинаны башка оешмага бирүләре турында хәбәр килеп ирешә. Исламия апа  аптырап калмый, беркемгә керми, хәбәр итми – иртән бер төркем егетне ияртеп, Мәскәүгә чыгып китә. Мәскәүдә сине кем белә дә, син кемгә кирәк инде анда, бер караганда. Алар ничек итсә иткәннәр, үз дигәннәренә ирешкәннәр, бинаны күчмә бирү карарын Казанга алып кайтып җиткергәннәр. Исламия Мәхмүтова шушы гамәле белән үз исемен театрның тарихына алтын хәрефләр белән язып калдырды.

Аның асыл сыйфатларының берсе – гадел булуы. Ул ялагайлыкны, куштанлыкны, кеше сөйләүне бервакытта да кабул итмәде, һәрвакыт түбәнчелек итеп саный иде.

Исламия апа, яшь артистлар эшсез утырса да, көенә иде. Холкы эзләнүчән, йөрәге батыр булганга, пьесалар яза башлады, театр яшьләрен эшле итте. Артистлар аны әле дә, безне үстерде, дип искә ала. Шуңа мин аны шәхес дип кенә калмыйм, бөек шәхес дип әйтәм.

Мин – аның сеңлесе. Исламия апа бик туган җанлы, киң күңелле кеше иде. Кечкенәдән артист булырга хыялланып, авылдан чыгып киткән, күчмә театрны эзләп тапкан, һөнәргә төшенгән, сәхнәдә үз урынын тапкан. Ә без әзергә килдек. Җизни белән апа мине үз балаларыдай күрделәр. Театр училищесына укырга керергә дә Исламия апа белән бардым. Театр дөньясына кереп китү җиңел булды. Гомумән, Исламия апа 18 квадрат метрлы фатирларына бөтен туганын сыйдыра алды. Туганнары, туганнарының балалары – кемгә урын кирәк, Исламия апаларга килде. Хәлил абый да, Исламия апа да ачык күңелле булдылар. Минем театр юлыннан китүемдә дә, уңышларымда да аларның өлешләре зур.

Ул – халыкныкы

Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов фикеренчә, уңыш сере – артистның халык арасыннан булуында:

– Мин театрга 1980 елда килдем. Ул вакытта Исламия апа Татарстанның атказанган артисты иде инде, ләкин шул вакытта ук халык артисты дәрәҗәсенә күтәрелде. Чөнки сиксәненче елларда Илдар Юзеевның «Кыр казлары артыннан» спектакле бара иде. Ясминә роле белән халыкныкы булды Исламия апа.

Без төрле шәһәрләрдә булдык, авылларда йөрдек. Спектакль тәмамланганнан соң, пәрдәне ябарга кирәк – яптырмыйлар. Исламия апа сәхнәдән кереп китә алмый иде.

Теләсә кайсы спектакльдән соң, гозерләп, шушы җырны башкаруын сорыйлар иде. Артистның төрле чагы була, Исламия апаның да сәхнәгә авырган килеш чыккан вакытлары еш булды. «Бүген тавышым юк шул, җырлый алмыйм», – дисә, «Син акрын гына җырла, без барыбер тыңлыйбыз», – дип әйтәләр иде. «Кыр казлары артыннан» җырын башкалар җырлаганны да күп тыңладым. Барысы да дөрес җырлый, ләкин берсе дә Исламия апа кебек Ясминәнең эчке халәтен җиткерә алмый.

Бу образга бәйле рәвештә кызык хәлләр дә булгалады. Мәгълүм булганча, Хәлил абый спектакльдә аның ирен – Маликны уйнады, Исламия апа – Ясминә. Авылларда квартирга аларны бергә кертәләр иде. Исламия ападан еш кына хуҗалар, ничек торасың син бу ир белән, дип тә сорый торганнар иде.

Ясминә аңа күк капусын ачты

Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев аңарда ирләр холкы иде дип искә алды:

– 1976 елны Минзәләдән Казанга кайттым. Шуннан бирле аның белән бергә эшләдек. Хәер, аңарчы да, 1968 елдан бирле дуслар идек, хәл-әхвәлне белешеп яшәдек, ә инде бер казанда кайный башлагач, гаилә дусларына әверелдек. Аның белән бергә уйнаган беренче спектакль – «Онытылмас бәет» булды. Мин – Ак баба, ул героиня иде. Аннан «Кайту», аннан бер-бер артлы башка спектакльләр туды. Сәхнә партнеры буларак, ул ышанычлы иде. Берәр нәрсә килеп чыкмаса, зарланабыз, чәпчибез бит инде, шул чакны ул безне тынычландыра, күңелгә канат куя белде. Юлда да рәхәт кеше Исламия. Бервакытта да төшенкелеккә бирелмәде. Берзаман буранда адаштык, күңелгә шом керде, барыбыз да пошаманга калдык. Бер Исламия шушы хәлдән кызык табып көлә, шул арада вазгыятьне үз кулына алды.

Үзе язган «Күрәсем килгән иде» спектаклендә бергә соңгы тапкыр уйнадык. Шуннан аның белән очрашып булмады. Мин аңа: «Нихәл, маманя», – дип шалтырата идем. Рәхәтләнеп көлә дә үз яңалыкларын сөйләп китә иде. Ә бит Ходай аңа бөтен сәләтне өеп биргән. Ул – талантлы артист та, драматург та, режиссер да. Авылларга гастрольгә барсак, халык иң беренче, Исламия бармы, килдеме, дип сорый. Исламия булса, спектакль аншлаг белән үтә.

Аңа күк капусы «Кыр казлары артыннан» спектаклендә ачылды, дип уйлыйм. шушы спектакльдән соң, кайсы гына спектакльне уйнасак та, соңыннан Исламиядән «Кыр казлары артыннан» җырын башкаруын сорыйлар иде.

Нуретдин абый үкенечен дә искә алды:

– Исламия белән бәхилләшә алмый калдым. Юкса кызы Лилия, шалтыратып: «Нуретдин абый, килә алсаң, кил, яме, сине күрәсе килә», – дип хәбәр иткән иде. Нәрсәдер килеп чыкты, бара алмадым. Икенче көнне вафаты турында хәбәр алдым. Үлем үкенечсез булмый инде… Бәлкем шулай кирәк булгандыр.

Мәхмүтовлар театры

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов, бу гаиләне театрның нигезе, диде:

– Илдар Юзеевның «Кыр казлары артыннан» пьесасы Равил Тумашев куелышында премьера көнне үк бик зур уңыш казанды һәм дистә еллар репертуардан төшмәде. Халыкның иң яраткан спектакле, Тинчурин театрының визит карточкасы иде ул. Аның уңышы нәрсәдә соң? Бу – өч йолдызның бергә туры килүендәдер. Беренчедән, пьесаның авторы – иң нечкә күңелле шагыйрь һәм иң көчле әдип. Икенчедән, әсәргә музыканы иң моңлы җырлар авторы Мәсгуть ага Имашев язган. Өченчедән, халыкчанлыгы белән тамашачы мәхәббәтен иҗатының башында ук яулаган Исламия Мәхмүтованың Ясминә ролен башкаруы. Йөрәктән чыккан йөрәккә барып җитә, диләр бит. Бу очракта да өч шәхеснең ихлас иҗаты бәрәкәтле җимешен бирде. Хәтеремдә әле, спектакль репертуардан алынган иде инде, Исламия апага Хәтер көнендә «КамАЗ» машинасы арбасында Сөембикә образында барырга кушылды. Ирек мәйданыннан Казан Кирмәненә кадәр юлны сүзсез-нисез үтәсе. Халык Исламия апаны танып алды да, «Кыр казлары…»н җырла әле, дип сорый башлады. Бу хәл гастрольләрдә дә еш кабатлана иде. Себер якларында «Сынган беләзек»не уйнадык берзаман. Спектакль беткәч, халык таралышмады, алкышлар белән Исламияне чакырып, шушы җырны башкаруын үтенде.

Аның Тинчурин театрындагы роле бәһаләп бетергесез. Исламия апаның көче, сәләте Тинчурин театрын татар дөньясына, Россия киңлекләрендә танытты. Рәсми рәвештә театр Тинчурин исемен йөртсә дә, халык өчен ул – Мәхмүтовлар театры, Исламия Мәхмүтова театры булды. Халык аңа йөрде, ул язган пьесалар үзешчән театрларны туендырды.

Мин исә аның белән якыннан аралашуыма, бер «подружкасы» булуыма бик сөенәм. Чөнки ул миңа сәнгатькә аек акыл белән һәм җитди карарга өйрәтте, бервакытта да алдарга ярамаганлыгын аңлатты. Тамашачы каршында син ихлас булырга тиешсең, ясалма булма, дип өйрәтте. «Син бит – минем бергенәм» спектакленең беренче куелышында миңа Сабир ролен бирде. Анда кызы Лилия белән мәхәббәт уйнарга кирәк иде. Шунда мине, кыйный-кыйный, сәхнәдә яратырга өйрәтте.

«Исламия кызы»

Артист баласы булу җиңел түгел. Кызы, Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова әнә шулай ди:

– Мин, гомумән, әтисез, әнисез үстем дисәң дә була. Чөнки әни 8 айлык чагымда авылга кайтарып куйган да, 5 яшемә кадәр дәү әнидә, авылда үстем. Мәктәпкә барырга вакыт җиткәч, әтинең әнисе Сабира әби безнең белән яшәде. Октябрь айларында килә, апрель ахырларында авылына кайтып китә иде. Ул безгә: «Балалар, әти-әниегезне бөтен Татарстан белә, аларның йөзенә кызыллык китермәгез», – дип әйтә килде. Үсеп җиткәч тә, әнә шул кысадан чыкмадык. Ник дигәндә, без үскән саен, әти-әнинең дәрәҗәсе дә үсте. Хәзер инде үз балама да шул сүзләрне әйтәм.

Сәхнәгә беренче чыккан мәлләрдә залдан «Исламия кызы» дигәнне еш ишетә идем. Хәер, хәзер дә әйтәләр инде. Әни үзе язган «Мәхәббәт чишмәсе» спектакле театрда 13 ел барды. Анда мин дә уйнадым. Берзаман аны безнең кунаклар да карады һәм: «Кара, Исламия, кызың синнән дә уздыра бит», – дип мактадылар. Әни горурлыктан балкый иде шул чакта.

Ул – күпкырлы шәхес. 50 яшен уздыргач, илһамы килде һәм пьесалар яза башлады. Беренчесе «Син бит – минем бергенәм» дип атала. Без аны беренче куелышында 14 ел уйнадык. Икенче куелышы театрда өченче ел бара. Аннан соң «Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде» пьесаларын язып, үзе сәхнәләштерде дә. Аларда минем өчен махсус рольләр язды.

Ясминә образына килгәндә, Равил абый Тумашев аны бу рольгә билгеләгәндә, әнигә 35 яшь була. Ә бит Ясминә – 55 яшьлек хатын образы ул. Әни режиссерга олы хатын ролен биргәнгә үпкәләп тә йөри. Шулчак Равил абый аңа, бу – иң көчле образларыңның берсе булачак, дип әйтә. Юраганы юш килде, билгеле.

Заманга Ясминә кирәк

Әгәр «Кыр казлары артыннан» спектакле кабаттан куелса, Ясминә ролен кем башкарыр иде? Бу сорауга Лилия: «Мин үз өстемә андый җаваплылык алмас идем», – дип җавап бирсә, Ләйсән Мәхмүтова ул рольне бары тик апа гына башкара ала, дигән фикерен җиткерде:

– Ә бит күпме тамашачы әлеге спектакльнең сәхнәгә кабат кайтуын көтә! Яңартылып, күпме спектакль яңадан куела! Халык Лилия апаны Исламия Мәхмүтова дип кабул итә. Бер генә кимчелеге бар: ул үзенә бик тәнкыйди карый. Тик әлеге спектакльне яңартырга, халыкка яңадан кайтарырга кирәк. Хәния апа Фәрхине искә төшерегез. Аны халык ничек яратты. Хәния ападан соң кызы чыккач, аңардан яраткан артистларының чалымнарын эзләделәр. Әнинең чалымнарын Лилия Мәхмүтова гына чыгара ала.

Миңа әти белән әни игътибары күбрәк эләкте. Алар белән гастрольләрдә дә йөрдек, барысын да күрдек, Аллага шөкер. Төпчек бала булгач, болар бит – шәхес дип уйлап, үземне ниндидер кысага кертергә тырышмадым. Вакыты да шундый бит: туксанынчы еллар үзгәртеп корулары иде. Ул чакта мине тәртә арасына кертүче Лилия апа булды. Берәр нәрсә ошамаса, тиз суыта иде. Аннан туарылырга вакыт та булмады. Бергәләп гөр килеп эшләп йөргән вакытлар. Әни, кайчак, борчылып: «Нәрсә уйныйсыз, миңа күрсәт әле», – ди. Мин исә: «Борчылма, чыгам да, уйныйм», – дип әйтә идем. Тинчурин сәхнәсеннән китүемә амбицияләр сәбәпче булгандыр. Үземне төрле яктан сынап карыйсым килде. Рольләр дә бик аз иде. Булганы да өч сүзлек кенә. «ЗөЛәйЛә» триосы оешып, танылып барганда, массада йөрисе килми башлады. Без режиссер белән аңлашып аерылыштык.

Әни кино өчен дә яхшы артист иде. Тик ул вакытта Татарстанда әле андый мөмкинчелек булмады. Әни чын мәгънәсендә талант иде.

Бер җыр белән танылган әсәрләр бар, ләкин күп түгел. Берсе Гомәр Бәшировның «Җидегән чишмә»се булса, Илдар Юзеевның «Кыр казлары артыннан»ы – икенчесе. Аның Исламия Мәхмүтованы биеклеккә күтәрүе шиксез.

Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан

«Биеклеккә тартылам…» Исламия Мәхмүтова иҗатына штрихлар «Биеклеккә тартылам…» Исламия Мәхмүтова иҗатына штрихлар «Биеклеккә тартылам…» Исламия Мәхмүтова иҗатына штрихлар «Биеклеккә тартылам…» Исламия Мәхмүтова иҗатына штрихлар «Биеклеккә тартылам…» Исламия Мәхмүтова иҗатына штрихлар «Биеклеккә тартылам…» Исламия Мәхмүтова иҗатына штрихлар
«Биеклеккә тартылам…» Исламия Мәхмүтова иҗатына штрихлар «Биеклеккә тартылам…» Исламия Мәхмүтова иҗатына штрихлар «Биеклеккә тартылам…» Исламия Мәхмүтова иҗатына штрихлар «Биеклеккә тартылам…» Исламия Мәхмүтова иҗатына штрихлар «Биеклеккә тартылам…» Исламия Мәхмүтова иҗатына штрихлар «Биеклеккә тартылам…» Исламия Мәхмүтова иҗатына штрихлар