90 СЕЗОН

Яңалыклар

Бер һәлакәт – мең бәла (Автор – Рәфидә Галимҗанова, Чыганак – “Идел-Идель”)

Бүген «Син биш миллион оттың!» – дисәләр, кеше нишләр иде икән? Билгеле ки, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, күңелендә йөрткән хыялларын чынга ашырыр иде. Әгәр ул акчалар урланган булса? Нәкъ менә шул сорауга җавапны тамашачы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган спектакльдә тапты.

Зөлфәт Хәкимнең әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Һәлакәткә бер адым» премьерасы берничә проблема турында уйланырга мәҗбүр итте. Вакыйга бер гаиләнең өендә башланып китә. Мисхәт (Алмаз Фәтхуллин) белән Галия (Гөлназ Нәүмәтова) безнең игътибарга юктан гына талашып көн күрүче гаилә буларак килеп баса. Хатын акча юклыктан зарланса, ире һаман аны гаепле күрүен генә белә. Шулвакыт вакыйга кискен борылыш ала: Аларның йорты янындагы баганага бер адәм машинасы белән килеп бәрелә. Мисхәт ни булганын ачыклау өчен чыгып киткән җиреннән, бер сумка акча күтәреп керә. Спектакль шушы урында тамашачыга кызыграк була башлый. Беренчедән, акча аз күләмдә түгел, ә биш миллион! Икенчедән, Галия акча күргәч, үзен назлырак тота башлый. Ире дә алтынга әйләнә. Өченчедән исә, Мисхәтнең бу акча белән алга таба нишлиячәге алгы планга чыга.

Спектакльнең сюжеты катлаулы түгел, гадәти бер көн буларак сурәтләнә. Геройларның характерлары барыбызга таныш булган типик образ кебек тасвирлана. Мәсәлән, Галиянең акчаны өскә чәчеп биюе генә дә көлке уята. Мисхәтнең шул акчаны урлагач, үз-үзен тотышы үзгәрүе дә тамашачыны уйга сала. Ул үзе дә сизмәстән, герой белән «сөйләшә», киңәшен бирә башлый. Чыннан да, акчаны урлап, нәрсә кыла алды соң Мисхәт? Өстәвенә, ул биш миллионның тарихы да кызганыч булып чыга. Баксаң, Наилнең (Эдуард Никитин) улы авыр хәлдә хастаханәдә ята. Аңа сәламәтлек сорап, ир биш миллионны мәчетне төзекләндерергә тапшырмакчы була. Ләкин һәлакәткә бер адым ясалгач, барысы да кискен үзгәрә. Наил җәрәхәтләнеп, үзе дә хастаханәгә эләгә. Ул арада Мисхәтләрнең өенә физкультура укытучысы Мансур (Илгизәр Хәсәнов) да сугыла. Акчаның хуҗасы ул икәнен без – Мисхәт белән сөйләшүеннән аңлыйбыз. Малайның имгәнүендә үзен гаепле санаган укытучы биш миллионны Наилгә үзе тапшыра икән. Ләкин муллага барып җитмәгән акчаның Мисхәттә икәнен ул да чамаламый.

Тамаша буена кемнең кем икәнен башта аңышмый утырасың. Бары тик ахырдан гына «Имәндә икән чикләвек!» – дип җиңел сулыйсың. Бу – вакыйгаларның бер генә урында баруына, спектакльнең гел диалогтан һәм монологтан гына торуына бәйле. Катнашучы барлык образ сыйфатлары да Мисхәтнең өендә генә ачыла. Образ дигәннән, Мисхәтнең күршесе Әскәр (Харис Хөснетдинов) ут күрше ролен аеруча оста башкарды. Мисхәтнең акча урлавын шул кичтә үк күреп алса да, төп серне тиз генә чишми. Әле өстәвенә, тугры күрше булганы өчен миллионның яртысын да сорый. Борчу белән башы каткан Мисхәт тәмам чыгырыннан чыга. Һәр ишеткән сүз, кылган гамәле аны кисәткән кебек тоела. Тормышы да түбәнгә тәгәри ирнең, хатыны белән талашулар ешая, кияүгә чыкмаган кызлары Резедә дә (Диләрә Фәттахова) акча «тапканы» өчен әтисен зурлый. Бөтен вакыйгалар буталып, Мисхәтнең юләрләнүен көткән мизгелдә бердәнбер коткаручы – мулла (Зөфәр Харис) килеп чыга. Ул Мисхәтнең гамәленә дини күзлектән чыгып, киңәш бирә, хәдисләр китерә. Мисхәт шуннан соң Аллаһ барлыгына тагын инанып, барысын да күздән кичереп, тәүбәгә килә…

Спектакльдә сирәк кенә күренгән образларның төп роль уйнаулары игътибарга лаек. Мәсәлән, Резедә башта артык күзгә ташланмады. Ахыр чиктә биш миллион акчаны юкка чыгара алуы аңа карата хөрмәт уятты. Әтисенең күңел тынычлыгы, гомумән, гаилә бәхете өчен көрәшкән бердәнбер герой булып тоелды ул. Вакытында үз хуҗасына кайтарылмаган акчаларны Мисхәт кая куярга да белми аптыраганда, кызы чыгу юлын таба. Ә акчаның, чыннан да, әһәмияте калмый.

Автор әлеге әсәрне язганда барлык проблеманы да бер урынга тупларга тырышкан кебек. Ләкин тамашачы күзлегеннән ул җыелып бетмәгән пазл шикелле килеп чыга. Ә бит барысы да бер адым ясаудан башланган иде. Әгәр пьесаның исеменә игътибар итсәк, адымның бу очракта төрле мәгънәгә ия булуын аңлыйбыз.

Кеше һәрвакыт сайлау алдында кала, ләкин ялгыш ясалган бер адым аны мәңгелек бәлагә илтергә мөмкин. Бу спектакльдә ялгыш адымны кайсы герой ясаган соң? Дәрестә малайны имгәтеп, хәрәм юл белән акча эзләгән физкультура укытучысымы? Акча өчен кияүгә чыккан Галияме? Мәчетне төзекләндерергә акча алып барганда ашыккан Наилме? Әллә инде барысы өчен да җавап биргән Мисхәт үземе? Спектакль ахырында Мисхәт акча тулы сумканы сәгать теленә элеп куя. Әлеге деталь мөһим роль уйный: Димәк, барысын да вакыт күрсәтәчәк. З.Хәкимнең әсәрен сәхнәгә режиссер Лилия Әхмәтова куйды. Дөрес, сәхнәдә тамашачы күргән көлкеле һәм тетрәндергеч мизгелләр аның да уңышы. Үзе әйтүенчә, әлеге спектакльгә әзерлек кыска вакыт эчендә барган.

«Бу спектакльдә төп проблема – гөнаһ. Әйе, моны төрле яктан аңларга мөмкин. Ләкин пьесаны укуга, мин аны гөнаһ кылган кешенең гамәлләрен, фикерләрен чагылдырырга теләдем. Игътибар иткәнсездер, мулла Мисхәтнең гамәлен хәдисләр аша аңлата. Алар әсәрдә юк иде, мин аны үзем өстәдем», – ди Лилия Әхмәтова. Режиссердан мулланың ни өчен сакалсыз булуын да сораган идем, ул көлеп кенә куйды. «Бөтен вак детальгә дә игътибар итмәдек»,- дип җавап кайтарды. Мулла дигәч, күзалдына сакаллы ир-ат килеп баса, ә режиссер аны әлеге спектакльдә башка яктан ачты.

Кеше һәр адымын үзе ясый, һәм шуңа үзе үк җавап та бирә. Кечкенә генә тоелган адым да тормышның астын-өскә китерергә мөмкин. Бу очракта инде биш миллион гына түгел, ун миллион акча да җан-газабыннан коткарып кала алмас иде…

Автор – Рәфидә Галимҗанова,

Чыганак – “Идел-Идель”

http://idel-tat.ru/news/kultura-tt/ber-lakt-me-bla