90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Безнең яшьлек” (Салих Сәйдәшев турында истәлекләр)

Беркөнне Салих койма башыннан миңа сызгырды. Йөгереп янына бардым. Дустым ашыга-ашыга сөйли башлады:

— Мансур, малай, мин бер-ике яңа көй өйрәндем,— вальс, романслар, сиңа уйнап күрсәтермен күрсәтүен дә… Тагын башка кешеләргә тыңлатасы иде. Беләсеңме, пароход салоннарында бик яхшы рояльләр була икән, анда тыңлаучылар да күп, әйдә пароходта әйләнеп кайтабыз…

Миңа нәрсә, Салихны тыңлау өчен теләсә нигә әзер мин. Ни бар акчаларыбызны җыйнаштырдык та пристаньга төшеп киттек. Чистай ягына юл алырга торган бер пароходның дүртенче классына билет, алдык. Пароход кузгалды. Без йөгерә-йөгерә I—II класс палубасына күтәрелдек. Су өстендә шундый рәхәт, күңелдә берьюлы мең төрле көйләр туа. Аларны тәртипкә салырга мөмкин түгел. Шул рәвешле беравык сихерләнеп-исереп тирә-юньдәге матурлыкка сокланып торганнан соң, Салих түземсезләнеп:

— Салон дигәннәрен эзләргә кирәк инде,— дип куйды.

Дустымның теләген мин дә куәтләдем. Озак эзләмәдек — берничә минуттан без идәненә йомшак хәтфә паласлар җәелгән, урындыкларына ап-ак чехоллар кидерелгән бик якты иркен бүлмәгә килеп кердек. Залда кеше күп түгел, бик яхшы киенгән, сакал-мыегы кырылып, пудра сөртенгән берничә әфәнде үзара ни турындадыр бәхәсләшеп утыралар. Уң кул почмактагы рояльне күреп, Салихның күзләре ут уйный башлады.

— Хәзер бер-икене генә чиртәм —зал шыгрым тулачак, менә күрерсең,— диде ул, тыңлаучыларның азлыгына минем кәеф китүне сизеп.

Ул кыю гына рояль янына үтте. Әфәнделәр сәерсенеп Салихның ямаулы чалбарына, җиңнәре кыскарып беткән күлмәгенә карап алдылар. «Ничек шундый малай беренче категорияле салонның рояле каршына утырырга батырчылык итә?» — дип уйладылар бугай алар. Менә Салих бармакларын җиңелчә генә клавишларда йөртеп алды. Беренче авазларны ишетеп, залга пароходның бер хезмәткәре килеп керде. Рояль каршында йолкыш малай утырудан ачуы чыгып, аның күзләре зур булып ачылды. Ул йөгереп килеп Салихның якасыннан эләктереп алды…

Дүртенче классның балык кисмәкләре өстенә урнашып алгач та, салондагы әфәнделәрнең шаркылдаган тавышлары колак төбендә яңгырап торды.

Пароходның беренче тукталышында ук төшеп калдык — Богородицкий (хәзерге Кама Тамагы) пристане иде ул. Без Казанга кайтучы пароходны көтә башладык.

— Ярар, бөтенесе шундый булмас. Кайтканда уйнатырлар әле,— дип, Салих мине юатырга тырышты.

Ләкин тырышлыгыбыз бушка китте. Коенып, кул-битләребезне юып чыксак та, беренче категорияле салонда безнең дүртенче класс кешеләре икәнлегебезне әллә кайдан белделәр. Салоннан тагын куып чыгардылар, без тагын дүртенче классның кисмәкләре өстендә утырып калдык…

“БЕЗНЕҢ ЯШЬЛЕК” (М. МОЗАФФАРОВ)
Чыганак: Салих Сәйдәшев турында истәлекләр / [төз. : Р. Исхакова-Вамба һ. б.].- Казан : Татар. кит. нәшр., 1980.- 159 б.

Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Сезне 16, 17 һәм 18 декабрь (13:00, 16:00, 18:30 сәгатьләрдә) Салих Сәйдәшевның иҗатына һәм биографиясенә багышланган “Сәйдәш. Йокысызлык” спектакле премьерасында көтеп калабыз!

Режиссёры – Резеда Гарипова.
Билетлар сатуда:
Касса: 8 (843) 238-56-17
Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru/