90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Безнең ишегалды хатирәләре” театральләштерелгән тамашага рәхим итегез!!!

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган декада дәвам итә!!!
4 октябрь, 18:00 сәгатьтә, театрыбызда олы буын вәкилләренә бәйрәм бүләге – “Безнең ишегалды хатирәләре” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк.
Өлкән буын тамашачыларыбызны гомернең иң матур чоры – яшьлеккә алып кайтачакбыз. Ретро җырлар, шигырьләр, үзенчәлекле фотозона һ.б. сюрпризлар – барысы бергә узган чорга хас атмосфера тудырачак, ә иң мөһиме кадерле кунакларыбызга чын мәгънәсендә бәйрәм мизгелләре бүләк итәчәк. Мондый тамаша бары тик иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан һәм бары тик Тинчурин театрында узачак!