90 СЕЗОН

Яңалыклар

Безнекеләр 2 нче татар гимназиясендә кунакта!

Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, 7 нче театр фестивале үтте. Туган телне үстерү, әдәбиятка мәхәббәт уяту, сәхнә серләре белән таныштыру максатыннан барлыкка килгән әлеге фестивальнең җюри төркемендә Татарстанның атказанган артисткасы Әлфия Хәсәнова һәм театрыбызның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова да булды.