90 СЕЗОН

Яңалыклар

Безнекеләр булдыра!

Дуслар! Күптән түгел Казанда XVII Халыкара мөселман киносы фестивале үтте. Быел Фестивальнең кызыл келәменнән театрыбызның күп кенә артистлары һәм хезмәткәрләре – Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева; М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары Резедә Сәләхова, Артем Пискунов; бихисап фильмнарның кастинг директоры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов; “Без – 41 нче ел балалалары” фильмында төшкән Татарстанның халык артистлары Сәкинә һәм Рамил Минхановлар; Г.Ибраһимовның “Алмачуар” әсәре буенча “Тарлан” фильмында катнашкан театрыбыз хезмәткәре Диана Гайнатуллина улы Ризван белән үтте. Фестивальнең ябылу тантанасында Резедә Сәләхова белән Артем Пискуновка “Әпипә” фильмындагы рольләре өчен “Иң яхшы милли фильм” номинациясендә бүләкләр тапшырылды (узган елгы фестиваль өчен). Төп рольне Зөлфия Вәлиева башкарган “Исәнмесез” фильмы исә берьюлы ике премиягә – “Тамашачы мәхәббәте” һәм “Кино сәнгатендә гуманизм өчен” ТР Президенты призына лаек булды!