90 СЕЗОН

Яңалыклар

Балалар өчен күңелле викторина!

17 нче июнь бездә Казанның Авиатөзелеш районы М.Җәлил исемендәге 26 нчы номерлы лицей укучылары кунакта булды. Алар ике төркемгә бүленеп, “Театр” дип аталган кызыклы һәм файдалы викторинада катнаштылар. Балаларның күңелләренә хуш килгән әлеге уен-ярышны оештыруда ярдәме өчен лицейның директор урынбасары Тимергалиев Нияз Бәдертдин улына олы рәхмәтебезне белдерәбез!